Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 39 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган


Русиядә узган тәүлектә 5 475 кешедә COVID-19 ачыкланган, тәүлектә 169 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 32 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Авыру йоктыручыларның гомуми саны 5534 булды, шулардан 4472 кеше терелгән. 1040 кеше чирдән дәвалана. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтындагы Русия рәсми статистикасында китерелә. Барлыгы 22 кеше үлгән диелә.

Татарстан рәсми саннарында республикада 41 кешенең үлеме әйтелә. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республика хастаханәләрендә коронавируслы 499 авыру дәвалана дигән мәгълүмат китерде. Барлыгы 39 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Башкортстанда соңгы тәүлектә тагын 35 кешедә коронавирус ачыкланган. 1635 кеше хәзер авырудан дәвалана, 5019 кеше терелеп чыккан диелә. Эпидемия башыннан барлыгы 6675 кешедә COVID-19 теркәлгән. Барлыгы 21 кеше үлгән диелә.

Русия күләмендә тәүлеклек артым – 5475 очрак, тәүлек эчендә 169 кеше коронавирустан үлгән. Эпидемия чорында барлыгы 13 673 кеше бу чирдән вафат булган. Русиядә коронавирус йоктыруның барлыгы 828 990 очрагы рәсман теркәлгән.

Рәсми саннар. 29 июль 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 675 (+35) 5 019 (+55) 21 (+0)
Татарстан5 534 (+33) 4 472 (+36) 22 (+0)
Русия828 990 (+5 475) 620 333 (+8 116) 13 673 (+169)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG