Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Путинга русияләрнең 23 проценты ышана


Владимир Путин
Владимир Путин

“Ачык ысул” белән уздырылган сораштыру Русия президентына ышану дәрәҗәсе түбәнрәк булуын күрсәткән.

Левада үзәге уздырган тикшеренүгә караганда, хәзерге вакытта Русия президенты Владимир Путинга халыкның 23 проценты ышаныч белән карый. Бу сан “ачык сорау” дип аталган ысул ярдәмендә алынган. Мондый төр сораштыру вакытында респондентлар үзләре ышаныч белдергән сәясмәннәр яки җәмәгать эшлеклеләренең исемнәрен үзләре атый.

2019 елның җәендә Путинга ышанучылар 40 процент, 2017 елда 59 процент булган.

Шул ук вакытта Путинның президент буларак эшчәнлеген хуплау турында сорауга 60 процент уңай җавап биргән, 33 процент хупламавын белдергән. Ярты ел элек уңай җаваплар 68 процент, тискәре җаваплар 31 процент булган.

Соңгы айларда Путинга карата тәнкыйть сүзләре аның коронавируска бәйле гамәлләрен ошатмау аркасында яңгыраган иде. Конституциягә үзгәрешләр кертеп, Путинга хакимлек итү мөмкинлеген озайту да халыкта каршылык тудырды.

Ышаныч уята торган җитәкчеләр дип респондентлар премьер-министр Михаил Мишустинны, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский, саклану министры Сергей Шойгуны атаганнар. Бу кешеләргә 10шар процент респондент ышанып карый. Хабаровски краеның элеккеге губернаторы Сергей Фургал өч процент респондентның ышанычын яулаган. Июль башында Фургалны кулга алып, вазифасыннан читләштергәннән соң Хабаровски краенда һәм башка төбәкләрдә аны яклап киңкүләм протест чаралары кабынып китте.

Левада үзәге халыктан “Ил дөрес юнәлештә барамы?” дип тә сораган. 42 процент "әйе" дип җавап биргән (узган елда 52 процент булган), 40 процент "ил дөрес юлдан бармый" дигән. 18 процент ни дип җавап бирергә белмәгән.

Русия хакимиятенә лояльрәк дип саналган икенче бер социология хезмәте - Русия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) шулай ук “ачык сорау” ысулы белән алынган җаваплар нәтиҗәсен чыгарган. Июнь аена алынган саннарга ярашлы, Путинга респондентларның 28,6 проценты ышана.

Узган елда Путинның “ачык сорау” белән алынган рейтингы төшә башлагач, ВЦИОМ төп метдика дип “ябык” ысулны куллана башлады. Мондый сораштыру вакытында кешеләргә сәясмәннәрне алдан төзелгән исемлектән сайлап алырга тәкъдим ителә. Мондый ысул белән санаганда Путинга ышану рейтингы 66,2 процент килеп чыга.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгы ВЦИОМның “ачык” ысул белән алынган мәгълүматын кулланган өчен Көнбатыш илләре медиасын тәнкыйтьләп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG