Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински янында тоткарланган 32 русияле Вагнер хәрби ширкәтеннән дип белдерелә


Александр Лукашенка Беларус хәрбиләре белән
Александр Лукашенка Беларус хәрбиләре белән

Тоткарланган русияләр Беларус аша башка илгә чыгарга җыенган булган дип фаразлана. Русия бу хәл турында рәсми аңлатма бирмәде.

Беларусның БЕЛТА дәүләт мәгълүмати агентлыгы Мински янында 32 “чит ил хосусый хәрби ширкәте” әгъзасы тотылганын хәбәр итте. Бераздан аларның Вагнер хосусый хәрби ширкәте сугышчылары булуы әйтелде.

Тагын бер сугышчы илнең көньягында тоткарланган диелә. Тоткарланучыларның исемнәре, туган көннәре дә китерелә.

“200 дән артык чит ил сугышчысы сайлаулар алдыннан илдәге вазгыятьне какшату өчен килгән, дип белдерә Беларус хокук саклау органнары. Бу кешеләр Мински янында шифаханәләрнең берсенә урнашкан. Русиядән килә торган гадәти туристлардан аермалы буларак, алар милитари стилендә бертөрле киенгән, аракы эчмәгән, күңел ачу урыннарына йөрмәгән, бик игътибар җәлеп итмәскә тырышкан. Беларус махсус отрядлары аларны тоткарлаган. Ни өчен бу кешеләр нәкъ менә Вагнер ширкәтеннән дип санала – анысы әйтелми.

Тоткарланучылар арасында уннан артык кеше Донбасста сепаратистлар ягында сугышкан булуы расланган. Ул турыда элек “ДНР” яклы сугышкан язучы Захар Прилепин әйткән.

Русия хәрби хәбәрчесе Семён Пегов Вагнер ширкәте сугышчылары Минскины Африка һәм Азия илләренә китәр алдыннан туктап тору урыны итеп куллангандыр дип фаразлый. Беларус хакимияте моны белмәгәнгә сабышкан, әмма сайлаулар алдыннан моны үз файдасына кулланырга уйлаган ди Пегов.

Русия рәсмиләре ил ватандашларын Минскида тоткарлау турында әлегә бернинди дә аңлатма бирмәде.

  • 9 августта Беларуста президент сайлаулары узачак. Алтынчы тапкыр сайлануга баручы хәзерге президент Александр Лукашенко элегрәк сайлауларга чит илдән, шул исәптән Русиядән дә, тыкшынырга җыеналар дип белдереп килде. Узган җомгада Лукашенко бу турыда сөйләгәндә хосусый хәрби ширкәтләрне телгә алды. “Урам протестларыннан, демонстрацияләрдән сугышлар башлана, аннары мәйданнар” дип белдереп, Лукашенко андый чараларга “профессиональ хәрбиләр, бандитлар җәлеп ителә, андый кешеләр хосусый хәрби ширкәтләр кысаларында бөтен дөнья буйлап әзерләнә” диде.
  • Вагнер ширкәте сугышчылары Украинада, Сүрия һәм Либиядә хәрби гамәлләрдә катнаша дип санала. Бу ширкәтне “Путин пешекчесе” дип йөртелүче эшмәкәр Евгений Пригожин финанслый диелә.
  • Сайлауда Лукашенкога Светлана Тихановская каршы тора, ул хакимият тарафыннан кулга алынып, сайлауда катнашудан читләштерелгән сәясмән, блогер Тихановскийның хатыны. Светлана Тихановская катнашындагы митинглар дистәләгән мең кешене җыя.
  • Лукашенко тагын бер намзәт – Виктор Бабарикога да сайлауда Русия структуралары ярдәм күрсәтә дип белдергән иде. Сайлау кампаниясе вакытында Бабарико кулга алынды. Бабарико штабы Тихановская штабы белән берләште.

XS
SM
MD
LG