Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Татарстанда 35, Башкортстанда 36 яңа очрагы теркәлгән


Русиядә узган тәүлектә 5509 кешедә COVID-19 табылган, 129 кеше үлгән.

Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 5569га җитте, узган тәүлектә тагын 35 кешедә вирус рәсман расланган. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабының стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә. 1048 кеше хәзерге вакытта авырудан дәвалана диелә. Узган тәүлектә тагын 27 кеше савыккан. Русия статистикасында 22 үлем очрагы турында хәбәр ителә.

Татарстан штабы саннарына караганда, республикада коронавирустан барлыгы 41 кеше үлгән. Узган тәүлектә яңа үлемнәр теркәлмәгән. Үпкә җилләтү җиһазында 40 кеше ята диелә. Республика хастаханәләрендә 495 кеше дәвалана.

Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 36 кешедә COVID-19 расланган, хәзер республикада 1581 кеше бу чирдән дәвалана. Үлем очраклары – 22, яңа үлемнәр булуы әйтелми.

Русия күләмендә эпидемия башыннан барлыгы 834 499 кешегә коронавирус йоккан. Узган тәүлектә 5509 кешедә COVID-19 табылган, 129 кеше үлгән. Эпидемия барлыгы 13 802 кешенең гомерен өзгән. 629 655 кеше терелгән.

Рәсми саннар. 30 июль 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 711 (+36) 5 108 (+89) 22 (+1)
Татарстан5 569 (+35) 4 499 (+27) 22 (+0)
Русия834 499 (+5 509) 629 655 (+9 322) 13 802 (+129)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG