Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "Таврида" юлында автобус казасында тугыз кеше үлгән


"Таврида" юлы, иллюстратив фото
"Таврида" юлы, иллюстратив фото

Mercedes-Benz Sprinter микроавтобусы юл читендә торган КамАЗ машинасына бәрелгән. Җиде кеше зыян күргән.

"Таврида" юлында Карасубазар (Белогорский) Акмәчеткә баручы микроавтобус юл казасына очраган. Ул юл читендә торучы тагылмалы КамАЗ машинасына килеп бәрелгән диелә. Нәтиҗәдә сигез кеше үлгән дип хәбәр итә ТАСС. РИА Новости мәгълүматынча, казада җиде кеше зыян күргән.

Карасубазар районы башлыгы Галина Перелович ТАСС-ка хәбәр иткәнчә, казада зыян күргән дүрт кеше хастаханәгә китерелгән, аларның берсе – авырлы хатын. “Биш кешене коткара алдык, ләкин берсен хастаханәгә китереп җиткерә алмадык. Дүрт кеше исән. Шуларның берсе авыр хәлдә. Өчесе уртача хәлдә, араларында 18 яшьлек авырлы кыз” дип сөйләгән Перелович. Ул казада үлгән кешеләрнең берсе 17 яшьлек яшүсмер булуын әйткән.
Соңрак авыр хәлдәге кешенең дә үлүе турында хәбәр ителде.

Акмәчетнең 10нчы санлы ашыгыч медицина ярдәме ноктасында агентыкка бер баланың авыр хәлдә булуын әйткәннәр.

Mercedes Sprinter йөртүчесе һәлак булган. Ул руль артында йоклап киткән дип фаразлана. “Ул айнык булган, әмма җитәрлек йокламаган, ял итмәгән” дип белдергән Интерфакска аның чыганагы.

Кырымда Киречтән Акъярга кадәр сузылган "Таврида" автомобиль юлы 2017 ел маенда төзелә башлады. 2018 елга төзелеп бетәргә тиеш булса да, аны файдалануга тапшыру вакыты ике елга күчерелде.

2018 ел ахырында Акмәчеттән Киречкә кадәр бара торган 190 км юл ачылды. Ул ике яклы хәрәкәткә исәпләнгән, төзелеш эшләре аркасында анда тизлек сәгатенә 60 километр белән чикләнгән.

"Таврида" төзү өчен меңнәрчә җир кишәрлекләре хуҗаларыннан мәҗбүриләп сатып алынган.

Кырымдагы яңа "Таврида" трассасын юл казалары еш булганга "үлем юлы" дип атыйлар.

XS
SM
MD
LG