Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын 33, Башкортстанда 34 кешедә COVID-19 табылган


Русиядә коронавирус йоктыручылар тәүлегенә 5482 кешегә арткан. 161 кеше үлгән.

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 5602 кеше булды, узган тәүлектә тагын 33 кешедә вирус расланган. Бу саннарны стопкоронавирус.рф сайты китерә. Русия рәсми мәгълүматына караганда, республикада хәзер 1021 кеше коронавирустан дәвалана. Үлүчеләр статистикасында элеккечә 22 кеше.

Татарстан хакимияте 41 кешенең коронавирустан үлгәнен рәсми таныган иде. Соңгы тәүлектә үлемнәр артуы хәбәр ителми.

Башкортстанда 31 июльгә барлыгы 6745 кеше коронавирус йоктырган, узган тәүлектә тагын 34 кешедә вирус расланган. 1550 кеше хәзер дәвалану ала, 5173 кеше савыккан диелә. Барлыгы 22 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә үлемнәр булуы хәбәр ителми.

Русиядә узган тәүлектә 5482 кешедә COVID-19 расланган, эпидемия башыннан барлыгы 839 981 кешедә вирус ачыкланган. Тагын 161 кеше үлгән, үлүчеләр саны 13 963 булды. Барлыгы 638 410 кеше савыккан диелә.

XS
SM
MD
LG