Accessibility links

Путин өч көнлек сайлаулар турында канунны имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Сайлауларда өч көн дәвамында тавыш бирү 2020 елның сентябрендә гамәлгә кертеп җибәрелә.

Русия президенты Владимир Путин сайлауларда һәм референдумнарда өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкинлек бирә торган канунны имзалады. Канун тексты хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Документны Русия думасы 21 июльдә кабул иткән иде. Сайлауларда өч көн дәвамында тавыш бирү 2020 елның сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә үк гамәлгә кертеп җибәрелә.

Экспертлар белдергәнчә, өч көн тавыш бирү кертелгәч сайлауларда алдашулар күпкә җиңелрәк булачак. Канунда тавыш бирү чарасы биналардан тыш та (ачык һавада, йорт ишегалларында, җәмәгать урыннарында һ.б.) узарга мөмкин диелә. Белгечләр бу очракта сайлауларның гаделлеген тулысынча күзәтү мөмкин булмаячагын белдерә.

Быел 13 сентябрь бердәм тавыш бирү көнендә 18 төбәктә турыдан-туры губернатор сайлаулары, канун чыгару җыеннарына 11 кампания һәм субъектларның 22 башкаласында шәһәр думаларын сайлау узачак.

Берничә көн дәвамында тавыш бирү быел Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү чарасында беренче тапкыр кулланылды. Тавыш бирүләр 25 июльдә башланып китте һәм 1 июльдә тәмамланды. Сайлау урыннары итеп урамнарда чатырлар гына түгел, балалар уен мәйданчыклары, киселгән агач төпләре, автомобильләрнең йөк йөртү бүлекләре һәм башка гадәти булмаган мәйданчыклар да кулланылды.

XS
SM
MD
LG