Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 3 августтан ачык һавада чаралар уздыру рөхсәт ителә


Ачык һавада "Печән базары" фестивале, 2018 елгы фото
Ачык һавада "Печән базары" фестивале, 2018 елгы фото

Әлеге чараларда кешеләр саны 50дән артмаска тиеш

3 августтан Татарстан хакимияте ачык һавада концерт һәм массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт итте. Бу хакта республика хөкүмәте карарында әйтелә. Аерым алганда, күңел ачу, мәдәни, спорт, күргәзмә һәм башка чараларны ачык һавада үткәрергә мөмкин. Анда 50дән артык кеше катнашмаска тиеш. Чараны уздырырга 7 көн кала Роспотребнадзордан язмача рөхсәт алынырга тиешлеге дә әйтелә.

Моннан тыш, 3 августтан кинотеатр, төнге клуб, балалар өчен күңел ачу үзәкләренә ачык һавада эшләргә рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта коронавирус пандемиясе чорында санитар кагыйдәләр үтәлүен тикшерү дә дәвам итә.

Бу атнада Роспотребнадзор Татарстан оешмаларына 530 беркетмә төзегән. Барлыгы 713 объект тикшерелгән, шуларның 54ендә таләпләрне үтәмәү очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистларга белдерде.

"Азык-төлек кибетләрендә таләпләрне үтәмәү очраклары ачыклана. Бу атнада алар кимеде. Апас, Лениногорски, Чистай һәм Түбән Кама районнарында дүрт сәүдә ноктасында канун бозулар күзәтелде. Бер сәүдә ноктасына эшен вакытлыча туктатып тору карары кабул ителде. Мәхкәмә карары белән ул 90 көнгә эшен туктатты.

Түбән Кама шәһәрендә өч, Чистай шәһәрендә ике кафеда таләпләрне үтәмәү очрагы ачыкланды. Түбән Камада бер кафеда банкет оештырылган. Бүгенгә бу тыелган чара. Банкетлар бары 50 кешедән дә артмаган террасада гына уздырырга рөхсәт ителә. Сәүдә үзәкләрендәге ике кафеда кимчелекләр табылды. Мәхкәмә карары белән бер кафе 14 көнгә ябылды", диде Любовь Авдонина.

Шулай ук 16 лагерьдә санитар-эпидемиологик режимы бозылу очрагы ачыкланган. Кара диңгезе буенда ял иткән ике Татарстан кешесендә коронвирус табылган.

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 5633 кешегә җитте. Узган тәүлектә тагын 31 очрак расланган. Үлүчеләрнең рәсми саны 43 булды.

XS
SM
MD
LG