Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус сәбәпле халыкара гадәттән тыш хәл режимын тагын өч айга озайтты


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус сәбәпле халыкара гадәттән тыш хәл режимын тагын өч айга озайтты. Бу хакта шимбә көнне Женевада узган утырышта хәл ителгән.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Гебрейесус коронавирус инфекциясе пандемиясе озакка сузылырга һәм аның нәтиҗәләре үзен дистәләрчә еллар сиздерергә мөмкинлеген әйтте.

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 5 664 кешегә җитте. Узган тәүлектә тагын 31 очрак расланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф хәбәр итә. Русия рәсми мәгълүматына караганда, узган тәүлектә үлүчеләр теркәлмәгән, дүрт кеше савыккан.

Башкортстанда узган тәүлектә 35 кешедә COVID-19 табылган, бер кеше үлгән. Хәзер Башкортстанда яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 6 815 кеше булды.

Русиядә узган тәүлектә 5 427кешедә коронавирус табылган. Тәүлек эчендә 70 кешенең үлеме теркәлгән. Хәзер Русиядә яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 850 870 кешегә җитте.

XS
SM
MD
LG