Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре быел коронавирус эпидемиясе сәбәпле бер атна дәвамында барачак. Гадәттә бу чара зур залларда, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кебек түрәләр катнашында үтә. Быелгы бәйрәмнең төп чаралары 12-18 августка билгеләнгән, һәм алар Татар милли-мәдәни мохтарияте урнашкан Әсәдуллаев йортының актлар залында узачак.
Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллегендә Азатлыкка сөйләгәнчә, Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында “Татар кызы” бәйгесе финалы көтелә. Моннан тыш, Камал театрының “Бию пәрие”, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакльләре күрсәтеләчәк. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, Татарстанның халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу да көтелә.
“Спектакльләрдән кала бөтен чаралар да офлайн узачак. Залда тамашачыларны утырту ягыннан да чикләүләр бар – залның яртысы гына тулырга тиеш” дип аңлаттылар Азатлыкка Татарстан вәкиллегендә.
Быелгы чаралар барысы да Татарстан АССР оешуның 100 еллыгына багышлана.
Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә республиканың президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова, “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев тә катнашачак. Алар совет разведчигы Исхак Әхмәров һәм аның хатыны Һелен Лоурига куелган һәйкәлне ачу тантанасында катнашачак, Билгесез солдан каберенә чәчәкләр салачак, Третьяков галереясындагы “Казаннан шедеврлар. Рерихтан Кандинскийга кадәр” күргәзмәсен ачачак. Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре республика сәнгать осталарының Мәскәү халыкара музыка йортында зур концерты белән йомгаклана.