Accessibility links

Татарстан хастаханәләрендә - 517, Башкортстанда 187 кеше коронавирустан дәвалана


Республика йогышлы авырулар хастаханәсе
Республика йогышлы авырулар хастаханәсе

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус тагын 30, Башкортстанда 36 кешедә расланган

Татарстанда яңа төр корнавирус йоктыручылар саны 5694 булды, узган тәүлектә тагын 30 кешедә вирус расланган. Бу санны Русия рәсми статистикасы чыга торган стопкоронавирус.рф сайты китерә. Хәзер республикада 1103 кеше вирустан дәвалана, 4568 кеше савыккан. Үлем очраклары бергә арткан (23).

Татарстан статистикасында 43 кешенең үлеме теркәлгән. Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр булуы хәбәр ителми. Дүрт кеше савыгып чыккан диелә. Казанда 19, Югары Осланда өч, Түбән Кама районында ике яңа очрак, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорски, Норлат, Питрәч районнарында берешәр очрак булуы әйтелә.

Татарстан хастаханәләрендә хәзер 517 кеше коронавирустан дәвалана. Бүген сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә утырышында министр Марат Садыйков республикада конавируска каршы көрәшкә 2,7 миллиард сум акча тотылганын әйтте. Республика казнасыннан 647 миллион, федераль казнадан 2 миллиард сум бүленгән. Бу акчаларга covid-һоспитальләр җиһазландырылган: үпкә җилләтү аппаратлары, ашыгыч ярдәм машиналары, компьютер томографлары һәм башкалар сатып алынган диелә.

Русия статистикасына ярашлы, Башкортстанда тәүлегенә 36 яңа очрак теркәлгән. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы 35 яңа очрак дип хәбәр итә. Министр Максим Забелин оператив киңәшмәдә китергән саннарга караганда, республикада 187 коронавируслы авыру хәзер хастаханәләрдә дәвалана, бишесенең хәле “канәгатьләнерлек”, 144 кешенеке “уртача авырлыкта”, 38 кеше авыр хәлдә дип бәяләнә. 1440 кеше өйләрендә дәвалана. Тәүлек эчендә үлемнәр булмаган диелә. Рәсми статистикада барлыгы 23 кешенең коронавирустан үлүе теркәлгән.

Русия күләмендә узган тәүлектә 5394 кешедә COVID-19 табылган, 79 кеше үлгән. Барлыгы 856 264 кеше авырган, 14 207 кеше үлгән, 653 593 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 03 август 10:50

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 851 (+36) 5 209 (+9) 23 (+0)
Татарстан5 694 (+30) 4 568 (+3) 23 (+1)
Русия856 264 (+5 394) 653 593 (+3 420) 14 207 (+79)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG