Accessibility links

Кайнар хәбәр

Очыш вакытында үлгән пилот Дамир Әхмәтов хатынына Аэрофлоттан 29 миллион сум түләтү карары чыкты 


Мәхкәмә Дамир Әхмәтовның үлеме артык күп эшләүдән булуын таныган.

Омскиның Киров районы мәхкәмәсендә узган елда очыш вакытында вафат булган пилот Дамир Әхмәтовның хатынының Аэрофлотка каршы шикаяте каралган. Мәхкәмә тол хатын файдасына карар чыгарган. Карарга ярашлы, һава ширкәте Әхмәтовның гаиләсенә аның 10 еллык эш хакын компенсация буларак түләргә тиеш. Бу турыда “Иртыш” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

Дамир Әхмәтовның хатыны Анастасия Әхмәтова һава ширкәтеннән 38 миллион компенсация таләп иткән. Мәхкәмә бу таләпне өлешчә канәгатьләндергән: 29 млн 722 мең 608 сум түләргә дигән карар чыгарган.

49 яшьлек Дамир Әхмәтов Мәскәү-Анапа рейсы вакытында йөрәге тотып үлә. Пилотның һава ширкәте белән корылган килешүендә эш урынында үлгән очракта 10 еллык хезмәт хакы күләмендә компенсация түләнә дип язылган. Әмма Аэрофлот бу үлемне эш вакытында булган бәхетсез очрак дип санаудан баш тартты. Әхмәтов авыруы булганга үлгән дип белдерде. Моннан тыш, пилот очкыч штурвалы артында түгел, вестибюльдә үлгән (пилотны табиб ярдәме күрсәтер өчен кабинадан алып чыгалар), шуңа күрә акча түләнергә тиеш түгел дигән сәбәп тә күрсәтелгән.

Бу очрактан соң ширкәтнең юристлары коллектив килешүне үзгәртеп язганы да билгеле булган дип яза Baza.

Шул ук вакытта Ространснадзор тикшерү уздырганнан соң, Аэрофлот ширкәте пилотларның ял итү режимын үтәмәвен ачыклаган. Әхмәтов атналар буе ялсыз эшләгән, бу йөрәк өянәгенә китерергә мөмкин булган дип искәрткән.

Аэрофлот пилотлары ширкәт җитәкчелегенә Әхмәтов гаиләсенә акча түләүне таләп итеп хат язган. Алар шикрәтнең компенсация үләмәс өчен кылган гамәлләрен “җавапсызык, мәсхәрә итү һәм антисоциаль гамәл” дип бәяләгән.

Һава ширкәте мәхкәмәнең әлеге карарын шикаять итәчәген белдерә.

XS
SM
MD
LG