Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның тарихи мәркәзен үстерү концепциясендә бер типтагы йортлар төзү карала


Казан үзәге
Казан үзәге

Татарстан башкаласының тарихи өлешен проектын эшләүгә Мәскәү белгечләренә тапшырганнар.

Казанның тарихи өлешен үстерү концепциясе эшләнә. Хәзер ул өченче этапка барып җиткән. Бу хакта бүген башкаланың баш архитекторы Илсөяр Төхфәтуллина шәһәр киңәшмәсендә белдерде.

Казанның тарихи мәркәзе концепциясен әзерләүгә Мәскәү генераль планы институты, Иъктисад югары мәктәбе, урбанистика үзәге җәлеп ителгән. Концепция төзүчеләр арасында җирле белгечләр дә күп диелә. Хәзерге вакытта аның икенче этабы эшләнгән. Ул Казанның тарихи өлешенең тулы моделен булдыруны күзаллый. Йортлар төзелеше өчен бер типтагы проектлар кулланылачак.

"Авторларга актив рельефта төзелеш принципларын эшләп бетерергә кушылды. Шулай ук шәхси торак йортлар төзер өчен бер типтагы проектлар альбомын булдырырга кирәк. Бу төзелеш килештерүне җиңеләйтәчәк һәм проект чыгымнарын азайтачак", диде Төхфәтуллина.

Казанның тарихи мәркәзе өч зонага бүленәчәк. Шулай ук Казансу, Болак һәм Идел елгасыннан уртак акваторий эшләү каралган. Шуның нәтиҗәсендә ике боҗра барлыкка киләчәк. Беренчесе Кремль яр буен Пушкин, Татарстан урамнары аша Елга портына тоташтырыр дип көтелә. Икенче боҗра – Горький паркыннан Вишневский, Назарбаев урамнары аша су юлына илтәчәк.

Концепциянең өченче этабында шәһәрнең тарихи мәркәзенең тулы моделе барлыкка киләчәк. Бу проект сентябрьдә тәмамланыр дип көтелә. Шулай ук шәһәрнең 3D моделен төзергә телиләр. Баш архитектор сүзләренчә, бу бинаны проектлаганда ук аның шәһәрдәге урынын билгеләргә һәм хаталарны азайтырга ярдәм итәчәк.

“Концепция дәүләт органнары, төзүчеләр өчен ачык һәм аңлашыла торган кагыйдләләр булачак. Концепциянең принциплары Татарстан мәдәният министрлыгы боерыгында язылачак”, диде Илсөяр Төхфәтуллина.

Аның сүзләренчә, бу нормалар шәһәр үзәгендә активлыкны көчәйтергә һәм шәһәрнең тарихи өлешен саклау шарты белән инвестицияләр җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Хәзер Казан кирмәненең ЮНЕСКО билгеләгән зонасын билгеләүдә аңлашылмаучанлык тууы турында әлйтелде. Шуңа да шәһәр түрәләре яңа зона булдырып, аны Русия мәдәният министрлыгына килештерер өчен җибәргән.

Ярты ел эчендә 31 объект төзелеше һәм реконструкцияләү каралган. Хәзерге вакытта Казанда 564 бина мәдәни мирас исемлегенә кертелгән.

XS
SM
MD
LG