Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаеш районы кешеләре Казан-Мәскәү түләүле трассасының яңа юлына каршы имза җыя


Трассаның элек сайланган юлдан җибәрүне таләп итеп, активистлар петиция чыгарган.

Татарстанның Лаеш районында яшәүчеләр яңа Казан-Мәскәү трассасының өйләренә артык якын салынуына зарланып, Русия президенты Владимир Путин исеменә мөрәҗәгать язган. Ул петиция итеп интернетта урнаштырылган.

Петиция авторлары трассаны элек расланган юлдан җибәрүне таләп итә. Алар язганча, яңа М12 трассасыннан авыл һәм бистәләргә кадәр ераклык 350-400 метр, кайбер мәгълүматларга караганда, 150 метр гына булачак. “Битараф булмаган бар кешене берләшергә һәм чарасын күрергә чакырам. Бистәләребездәге инициатив төркемнәр юристлар белән берлектә М12 трассасын беренчел вариантына, Кызыл-Байрак бистәсе яныннан үтә торганына кайтару турында хат-мөрәҗәгать әзерли” дигән петиция авторы Артур Гобәев.

Трассаның Орел авылы аша узуы проектның бәясен сизелерлек артуына китерәчәк диелә петициядә. “Дәүләт акчалары 24 миллиард сумга күбрәк тотылачак, сумма медиаларда чыкты” диелә. Трасса Татарстанның тугыз торак пункты аша узачак, бу республиканың экологиясенә зур зыян салачак, чөнки Казанны чиста һава белән тәэмин итеп торучы нарат урманнары киселәчәк, Архиерей күле дә пычраначак дип яза активистлар.

“Үзебезгә җир кишәрлекләре сатып алганда без чиста һава суларбыз дип өметләндек, йортлар төзедек. Бу трасса безнең бистәләрдәге күчемсез милекнең бәясенә дә нык йогынты ясаячак, әлбәттә арзанаю ягына” дип язган петиция авторлары.

Русия һәм Татарстан башкалаларын тоташтыручы яңа трасса 2024 елда кулланылышка кертелер дип көтелә Проектның бәясе 650 миллиард сумнан артыграк булачак. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә 10 сәгать урынына 6,5 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк диелә. Юл түләүле булачак, җиңел машиналарга километрына 2,5 сум күләмендә салым түләргә туры киләчәк диелә. Казаннан Мәскәүгә яңа юлдан бару 1600 сумга төшәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG