Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда пневмония очраклары ике тапкыр арткан


Елның беренче яртысында җиңел пневмонияләр саны исә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк булган.

Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары 2020 елның беренче алты аенда узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда ике тапкыр арткан. Җиңел кичерелгән пневмонияләр дүрт тапкыр күбрәк булган. Бу мәгълүматны Казандагы РКБда узган сәламәтлек саклау министрлыгы утырышында Татарстанда Роспотребнадзор вәкиле Марина Патяшина җиткергән. Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда һәр атнада 600 кешегә пневмония диагнозы куела.

Соңрак Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев матбугат очрашуы вакытында җиңелчә пневмонияләрнең дүрт тапкыр артуы сәбәпләрен аңлатты. Аның сүзләренчә, моңа авыруны ачыклау ысуллары технологиясе камилләшүе, һәм салкын тидерү билгеләре булган пациентларның барысына да медицина тикшерүе уздырылу сәбәп булып тора.

Утырышта Татарстанда коронавируска каршы көрәшнең беренче нәтиҗәләре турында мәгълүмат китерелгән. Барлыгы 43 медицина оешмасы covid-һоспиталь итеп үзгәртелгән, коронавируслы авырулар өчен 4723 ятак урыны көйләнгән. Казанда йогышлы авырулар республика хастаханәсе янында 232 (эпидемия көчәйгәндә - 504) урынга исәпләнгән тагын бер хастаханә торгызыла, ул 10 августта сафка кертеп җибәреләчәк диелә.

Сovid-һоспитальләрне җиһазлар белән тәэмин итү өчен 2,7 миллиард сум акча бүленгән, шулардан 2 миллиарды федераль казнадан.

Коронавируслы авырулар белән 15 842 медицина хезмәткәре эшли, шулардан 8 617 кеше дәвалау учреждениеларында. 341 машина йөртүче ашыгыч ярдәм машиналарында көн саен авырулар янына бара диелә.

Февраль-июнь аралыгында коронавирус белән эшләгән тугыз мең медикка 392 миллион сум акча түләнгән, апрель-июнь аралыгында тагын алты мең медик һәм ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчегә 914 миллион сум түләнгән.

Татарстанда COVID-19 белән чирләү очраклары күп булган районнар: Әтнә, Чүпрәле, Апас, Лаеш, Питрәч, Биектау, Теләче, Югары Ослан, Саба. Шулай республика башкаласы Казанда да коронавирус күп таралган дигән мәгълүмат китерелә.

Июльдә Роспотребнадзорның Башкортстандагы вәкиле Евгений Степанов республиканың сәламәтлек саклау министрына төбәктә хастаханәдән тыш пневмония очраклары артуы турында кисәтеп хат юллаган иде. Хатта республикада 18 майдан бирле пневмония белән авыру очраклары көн саен сизелерлек артуы, 6-12 июль атнасында бу диагноз 1685 пациентка куелганы әйтелде. Бу күп еллар буе күзәтелгән уртача күрсәткечтән 5,9 тапкыр артык дип язды Степанов. Роспотребнадзор сәламәтлек саклау министрлыгына олы яшьтәгеләрне пневмококк йогышлы чиреннән вакцинацияләргә киңәш итте.

XS
SM
MD
LG