Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирүдә катнашучыларның паспорт мәгълүматы интернетта сатуга чыккан


Бер миллионнан артык сайлаучының паспорт номеры һәм сериясе сатуга куелган. Сатучы аларның берсен 1,5 долларга бәяли.

Даркнет киңлекләрендә Русия Конституциясенә үзгәрешләргә электрон тавыш бирү өчен теркәлүчеләрнең паспорт мәгълүматы сатуга куелган. Исемлектә барлыгы 1,1 миллион паспортның номеры һәм сериясе бар диелә. Аларның бәясе 1 доллар (күмтәрләп сатып алганда) һәм ваклап саткан очракта 1,5 доллар итеп куелган. Бу турыда Коммерсант яза.

Сатучы паспорт саннарына өстәп документ иясенең башка шәхси мәгълүматын да яңартырга тәкъдим итә. Мисал рәвешендә ул кешенең исем-фамилиясе, ИНН саны, бу кешегә теркәлгән ширкәтләр турында мәгълүматны китерә.

Паспорт саннарын сатучы мәгълүматның өр-яңа булуын әйткән. Ул 30 мең паспорт мәгълүматын сатып җибәргәнен дә сөйләгән.

Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүчеләрнең паспорт саннары интернетка чыкканын июль башында Медуза да язган иде. Мәскәү хөкүмәтенең биләмәләр идарәсен камилләштерү һәм смарт-проектлар үстерү бүлеге башлыгы Артем Костырко “Эхо Москвы” белән әңгәмәсендә сайлаучылар мәгълүматы ачык кулланылышка чыкканын кире какты. Русия үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова бу саннарның дөреслеккә туры килмәгән булырга мөмкинлеген һәм паспорт саннарының фамилияләр булмаган очракта файдасыз икәнлеген әйтте.

DeviceLock хезмәте җитәкчесе Ашот Оганесян мәгълүматның дөреслеген раслаган. Ләкин аны сатып алудан мәгънә юк, чөнки бу саннарны интернетта бушлай да табып була дигән эксперт. Ләкин андый мәгълүмат ярдәмендә кешеләргә бүләк вәгъдә иткән хатлар таратырга була дип саный Оганесян. Эксперт шулай ук дәүләт IT-ресурслары начар саклана, түрәләр мәгълүмати куркынычсызлыкның әһәмиятен аңламый дип тә искәрткән.

XS
SM
MD
LG