Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда - 29, Башкортстанда 35 кешедә COVID-19 табылган


Русия күләмендә коронавируслы авыруларның рәсми саны 5159 кешегә арткан. Узган тәүлектә 144 кеше үлгән.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә тагын 29 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Республикада коронавирус йоктыруның барлыгы 5723 очрагы рәсми теркәлгән. Бу санны стопкоронавирус.рф сайты китерә. Русия статистикасына тагын бер үлем очрагы кертелгән (24). 1102 кеше авыруның актив фазасында диелә.

Татарстан штабы мәгълүматында яңа үлемнәр булуы әйтелми. Элегрәк барлыгы 43 кешенең коронавирустан үлүе рәсми расланган иде. Узган тәүлектә өч кеше бу чирдән савыккан дип хәбәр ителә. Яңа очракларның егерме бере Казанда, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында икешәр очрак, Кайбыч һәм Лаеш районнарында берешәр очрак теркәлгән. Ун авыру хастаханәгә салынган, 19 кеше өйләрендә дәвалана.

Башкортстанда 35 яңа очрак булуы әйтелә. Коронавирус барлыгы 6886 кешегә йоккан, 1563 кеше хәзер авыру белән көрәшә. Үлүчеләр саны үзгәрмәгән – 23 кеше.

Русиядә узган тәүлектә тагын 5159 кешедә COVID-19 расланган. 144 кеше үлгән. Ил күләмендә барлыгы 861 423 кешедә коронавирус табылган, 14 351 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 04 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 886 (+35) 5 300 (+91) 23 (+0)
Татарстан5 723 (+29) 4 597 (+29) 24 (+1)
Русия861 423 (+5 159) 661 471 (+7 878) 14 351 (+144)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG