Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре Резеда Аптеевага ярдәм итәргә вәгъдә биргән


Резеда Аптеева кызы Регина белән
Резеда Аптеева кызы Регина белән

Моңа кадәр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Резеда Аптееваның ике яшьлек кызына дару алудан баш тартып килде. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләгән иде.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Резеда Аптеевага ярдәм итәргә вәгъда иткән. Бу хакта ул Азатлык хәбәрчесенә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткәннән соң министрлык вәкилләре Аптееваны дәваларга чакырган.

"Без тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән идек. Шуннан соң Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы безгә шалтратты. Август аенда республика балалар клиник хастаханәсенә чакырачакларын әйттеләр. Имештер, безгә дару күптән сатып алынган булган. Ләкин кулыбызда моны раслый торган бер документ та юк. Августта дару булыр дип өметләнәбез. Тик безнең мәсьәләне декабрьдә дә хәл итәргә кирәк", диде Аптеева Азатлыкка.

Резедә Аптеева 2 яшь тә 8 айлык баласының гомере өчен көрәшә. Регина исемле кечкенә кыз арка-мускул атрофиясе дигән генетик чирдән интегә. Аңа ел саен өч тапкыр "Нусинерсен" (Спинраз) даруы белән дәваланырга кирәк. Бер дару 8 млн сум тора. Ә елына 24 млн сум акча таләп ителә. Резеда Аптеевага бу даруны Татарстан үз бюджетыннан тәэмин итәргә тиешле. Ләкин республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы үз вазифасын үтәргә ашыкмый. Аптеевлар җиңгән мәхкәмә эшен министрлык шикаять итә алган. Бу атнада ул ире Ренат белән Татарстан Дәүләт шурасы каршында өч көнлек пикетка чыкты.

3 августта "Нусинерсен" (Спинраз) даруын Русия сәламәтлек саклау министрлыгы яшәү өчен мөһим булган дарулар (ЖНВЛП) исемлегенә кертәчәге билгеле булды. Әлеге карар махсус комиссиянең тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителгән. Спинраз даруы 5 млн сумга төшәчәк.

"Нусинерсен" (Спинраз) 2021 елдан исемлеккә керергә тиеш. Димәк, бәясе төшәчәк дигән сүз. Ул 8 млн сум урынына 5 млн сум булачак. Шулай ук аны республика алырга тиеш була. Исемлеккә керү әле федераль бюджеттан акча бүленәчәк дигән сүз түгел. Бу турыда сүз юк. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының безгә дару бирүдән баш тартуы да шушы исемлеккә кермәү белән бәйле иде. Төбәкләр даруны алырга мәҗбүр булачак, мәхкәмәләр аша булса да", диде Резеда Аптеева.

XS
SM
MD
LG