Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәмәрия Хәмидуллина Казанның 2нче татар гимназиясе җитәкчелегеннән китә


Кәмәрия Хәмидуллина

Аның урынына Казанның 13нче татар гимназиясе мөдире Рамил Гайнуллин билгеләнәчәк.

Камәрия Хәмидуллина Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе мөдире вазифасыннан китә. Бу хакта Азатлыкка үз чыганаклары хәбәр итте. Аның урынына башкаланың 13нче татар гимназиясе мөдире Рамил Гайнуллин килә.

Камәрия Хәмидуллина гимназияне 1993 елдан бирле җитәкләде.

Ул һөнәри эшчәнлеген 1971 елда Казанның 13нче мәктәбендә математика укытучысы буларак башлый. Казан шәһәр думасы депутаты, Татарстанның халык укытучысы исеме иясе.

Гимназия соңгы елларда Казанда фәннәрне тулысынча татарча укыткан бердәнбер мәктәп буларак билгеле. Гимназиясенең үз балалар бакчасы бар. Уку йортын зурайту өчен янкорма төзү карары кабул ителгән иде.

Рамил Гайнуллин Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында аспирантурада белем алган. 2013 елда урыс төркемнәре өчен татар телен укыту курсын узган. Казанның 13нче татар гимназиясен бер ел җитәкләгән.

Кәмәрия Хәмидуллина

Кәмәрия Хәмидуллина - Казанның 2нче татар гимназиясе мөдире.

1949 елның 5 ноябрендә Татарстанның Саба районы Шекше авылында туган.

Казан дәүләт педагогия иниститутын тәмамлап "математик" белгечлеге алган. 1971-1990 елларда Казанның төрле мәктәпләрендә тәрбияче, укытучы булып эшләгән.

1990 елдан Казанның 2нче татар гимназиясендә математика һәм информатика укытучысы, 1991 елдан мөдир урынбасары, 1993 елдан 2020 елга кадәр мөдир булып эшләгән.

Татарстанның атказанган укытучысы (1992), Татарстанның халык укытучысы (2014) исеме иясе.

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG