Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда икенче көн рәттән 30дан кимрәк кешедә коронавирус табыла


Рәсми саннарга караганда, Татарстанда — 28, Башкортстанда 34 кешегә узган тәүлектә COVID-19 диагнозы куелган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 28 кешедә коронавирус ачыкланган, вирус йоктыру очракларының гомуми саны 5751 булды. Шулардан 4621 кеше терелгән, 1105 кеше хәзер авырудан дәвалана диелә. Бу саннар Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабының стопкоронавирус.рф сайтында китерелә.

Русия статистикасына Татарстандагы тагын бер үлем очрагы өстәлгән (25). Татарстан штабы яңа үлем очраклары булуын хәбәр итми. Моңа кадәр 43 кешенең үлгәнлеге әйтелгән иде.

Башкортстанда 5 августка барлыгы 6920 очрак рәсман теркәлгән, узган тәүлектә 34 кешедә вирус табылган. Үлемнәр саны элеккечә 23 кеше дип күрсәтелә. 5315 кеше савыккан, узган тәүлектә тагын 15 кеше савыгып чыккан. 1582 кеше хәзер авыруның актив чорында диелә.

Русиядә коронавируслы авырулар саны тәүлектә 5204 кешегә арткан, 139 кеше үлгән. Барлыгы 866 627 кеше авырган, 669 026 кеше савыккан, 14 490 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 05 август 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 920 (+34) 5 315 (+15) 23 (+0)
Татарстан5 751 (+28) 4 621 (+24) 25 (+1)
Русия866 627 (+5 204) 669 026 (+7 555) 14 490 (+139)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG