Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең өчтән бере 55 яшьтән соң пенсиягә китү теләге белдергән


Сораштыруда катнашканнарның күпчелеге рәсми рәвештә пенсия яше җитмичә эшен ташлый алмавын әйтә, чөнки яшәргә акчасы булмаячак.

Русияләрнең күпчелеге пенсия яше күтәрелү белән килешергә мәҗбүр, чөнки карт көнендә дәүләттән пенсиядән кала башка төр акча чыганаклары булмаячак. “Работа.ру” һәм Сбербанкның пенсия фонды уздырган сораштыруда катнашкан кешеләрнең 80 проценты шулай дип җавап биргән. Респондентлардан “пенсия яшен сайлый алсагыз, ничә яшьтә эштән туктар идегез?” дип сораганнар. Аларның 31 проценты 55 яшьтән дигән. Шулардан 39 проценты хатын-кызлар, 23 проценты ирләр дип яза РБК.

Шул ук вакытта 69 проценты эштән алай иртә туктарга теләмәвен, 11 проценты 70 яшьтән соң да эшләргә теләгәнен әйткән. Мондыйлар арасында хатын-кызлар 7 процент, ирләр 14 процент булган.

Эштән пенсия яшеннән иртәрәк китәргә теләүчеләрнең дүрт проценты “пенсиядә яшәргә җитәрлек акчам бар” дип белдергән. 3 проценты туганнары каравына, 13 проценты башка чыганаклардан керем алуына өметләнә.

Респондентларның 49 проценты пенсиягә чыккач акча күбрәк булсын өчен яки пенсиягә иртәрәк чыгар өчен бер чара да күрмәвен әйткән. Алар акча җыярга мөмкинлекләре булмавын, ә инде акча җыйган очракта да аның саклануына ышаныч булмавын әйткән. 26 процент берни эшләмәсә дә, киләчәктә ниндидер чаралар күрергә җыенганын белдергән. Шулар арасынннан 8 проценты картлыкка акча җыя, 6 проценты күчемсез милек сатып алып арендага бирергә җыена, 2 проценты үзләре өчен аерым пенсия планы төзегән, 9 проценты балаларын “дөрес итеп” тәрбияли.

Русиядә пенсия реформасыннан соң лаеклы ялга чыгу яше күтәрелде. 2020 елда хатын-кызлар 56,5 яшьтә, ирләр 61,5 яшьтән пенсиягә чыга. 2028 елдан башлап хатыннар 60, ирләр 65 яшьтән пенсиягә чыга башлаячак.

XS
SM
MD
LG