Accessibility links

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 45 булды


Узган тәүлектә тагын ике кешенең үлеме статистикага керде. Тәүлек эчендә Татарстанда тагын 30, Башкортстанда 35 кешедә коронавирус табылган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын ике кешенең коронавирустан үлүе рәсми танылган. Чаллыда 1936 елгы хатын-кыз 14 июльдә үпкәсе шешеп хастаханәгә салынган була. Анализлар COVID-19 булуын күрсәткән. Авыруның йөрәге дә чирле булган диелә. 20 июльдә ул үлеп киткән.

23 июльдә Казанның 18нче хастаханәсенә 1957 елгы ир-ат китерелгән, анда коронавирус һәм ике яклап үпкә ялкынсынуы булган. 25 июльдә үпкәсе һәм баш мие шешеп, җан биргән.

Татарстанда яңа төр коронавирустан үлүчеләр саны 45кә җитте. Бу сан республика хөкүмәте каршындагы оператив штаб тарафыннан китерелә. Русия статистикасында бу очракларның барысы да чагылыш тапмаган. Стопкоронавирус.рф сайтында китерелгән саннарга караганда, Татарстанда бу чирдән барлыгы 27 кеше вафат булган.

6 августка республикада 5781 кешедә COVID-19 табылган, шуларның 4671 очрагында авыруны җиңүгә ирешелгән. Хәзер республика хастаханәләрендә һәм амбулатор дәвалауда 1083 кеше диелә.

Башкортстанда 6 августка барлыгы 6955 кеше коронавирус йоктырган, 5351 кеше терелгән. 1580 кеше бу чирдән дәвалана диелә. Узган тәүлектә тагын 35 кешедә вирус табылган. Русия рәсми статистикасына тагын бер кешенең үлеме кертелгән - барлыгы 24 кеше үлгән. Уфада 59 яшьлек хатын вафат булган диелә. Коронавирус өстенә аның икенче дәрәҗә симерү, шикәр чире һәм кан басымы күтәрелү кебек авырулары булуы әйтелә.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы саннарына карый, хәзер республика хастаханәләрендә 37 кеше коронавирус белән авыр хәлдә ята, 11 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Шул ук вакытта хастаханәдән читтә башланган пневмонияләр саны да үсә, узган тәүлектә ул 106 кешедә расланган дип хәбәр итә Башинформ.

Русиядә узган тәүлектә 5 267 кешедә COVID-19 расланган, 116 кеше үлгән. Барлыгы 871 894 кешедә яңа төр коронавирус ачыкланган, 14 606 кеше үлгән, 676 357 кеше терелгән.

Рәсми саннар. 06 август 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 955 (+35) 5 351 (+36) 24 (+1)
Татарстан5 781 (+30) 4 671 (+50) 27 (+2
Русия871 894 (+5 267) 676 357 (+7 331) 14 606 (+116)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG