Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борһанов: "Татарстанда БДИдан уртача баллар Русия күрсәткеченнән югарырак"


Шул ук вакытта математика, химия, информатика, биология, инглиз һәм алман теленнән баллар төшкән. Татар теленнән бердәм республика имтиханына тапшырган 10 укучы уртача 80 балл җыйган.

Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Быел да Татарстанның урача күрсәткече Русиянекенә караганда югарырак булган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов журналистлар белән очрашуда белдерде.

“Русия күрсәткече белән чагыштырганда, Татарстанда БДИдан урача баллар югарырак булды. Дүрт фәннән – тарих, география, француз теле һәм җәмгыять белеменнән баллар күзгә күренеп артты.

Урыс теле, әдәбият, физикадан да баллар берникадәр артты. Без моны бу фәннән мөстәкыйль рәвештә әзерләнеп булу белән аңлатабыз. Математикадан, химия, информатика, биология, инглиз теле, алман теленнән уртача балл күрсәткече төште. Бу укытучы белән әзерләнә торган фәннәр, үзеңә генә шөгыльләнү катлаулы. Бу укытуны дистанцион тәртипкә күчерергә тәкъдим итүчеләргә җавап булып тора”, диде Борһанов.

Аерым алганда, Татарстан укучылары урыс теленнән уртача 74,67 балл җыйган. Русиядә бу күрсәткеч 71,6 балл. Математикадан Татарстанның уртача баллы 59,5, Русиядә – 53,9 дәрәҗәсендә.

Быел татар теленнән бердәм республика имтиханын 10 укучы тапшырган. Алар уртача 80 балл җыйган. Мәгариф министры әлеге укучыларның филологиягә укырга керәчәген әйтте.

Бердәм дәүләт имтиханында быел 16 меңнән артык укучы катнашкан. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 10 проценты БДИ тапшырудан баш тарткан. Урыс теленнән 61 укучы, математикадан 339, химиядән – 88, җәмгыять белеменнән 466 укучы имтиханнарда кирәкле балл җыя алмаган. 239 укучы фәннәрдән 100 балл туплаган.

Борһанов 1 сентябрьдә уку елын мәктәптә башларга җыенуларын сөйләде. Ләкин соңгы сүзне Роспотребнадзор әйтәчәк.

XS
SM
MD
LG