Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте каршында урыс теле комиссиясе булдырыла


Комиссия президент Владимир Путин кушуы белән төзелә.

Русия хөүмәте каршында урыс теле мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсус комиссия булдырыла. Бу турыда премьер-министр Михаил Мишустин хәбәр иткән.

"Безнең бурыч – урыс теленең Русиядә һәм дөньяда саклануын һәм үсешен тәэмин итү", дигән Мишустин һәм комиссия Русия президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә булдырылуын әйткән.

Мишустин сүзләренчә, комиссия дәүләт тел сәяәсәте концепциясен төзиячәк. Комиссия алдына шулай ук ул урыс теле орфографиясе һәм пунктуациясенә экспертиза уздыру бурычы да йөкләнә. Әлеге эш ни рәвешле башкарылачак – бу турыда Мишустин әйтмәгән.

Комиссия шулай ук һөнәрләрендә урыс телен кулланучы белгечләрнең тел белү дәрәҗәсен үстерү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнәчәк.

Июльдә Татарстан президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен булдырылды. 15 июльдә аның беренче утырышы узды. Утырыш алдыннан Азатлык тел комиссиясе алдында торган беренчел 10 бурычны барлаган иде.

XS
SM
MD
LG