Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новое величие" берлегенең өч әгъзасына колония җәзасы бирелде


"Новое величие" әгъзалары эше каралган мәхкәмә каршында
"Новое величие" әгъзалары эше каралган мәхкәмә каршында

"Новое величие" берлеге әгъзалары гаепле дип табылды. Оешманың өч әгъзасына колония җәзасы бирелде, дүртесе шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Мәскәүнең Люблино район мәхкәмәсе "Новое величие" дип аталган берлектә катнашучыларга карата хөкем карары чыгарды. Җиде кеше мәхкәмә алдына баскан иде. Алар барысы да экстремистлык берлеге төзүдә гаепле дип табылды.

14 июльдә прокуратура Руслан Костыленковны 7,5 елга гомум тәртипле колониягә җибәрүне сораган иде. Петр Карамзинга – 6,5, Вячеслав Крюковка 6 ел колония соралды. Калган дүрт гаепләнүчегә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы янады: Анна Павликовага – 4, Мария Дубовикка – 6, Дмитрий Полетаевка – 6,5 һәм Максим Рощинга – 6,5 ел.

Мәхкәмә Руслан Костыленковны 7 ел колониягә, Вячеслав Крюковны — 6 ел, Петр Карамзинны — 6,5 ел колониягә хөкем итте. Дмитрий Полетаев, Мария Дубовик, Анна Павликова һәм Максим Рощин шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алды.

"Новое величие"га каршы җинаять эше 2018 елның мартында ачылды. Тикшерү бер төркем яшләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакаөиясе нәтиҗәсендә ачылган диде. Оешмада Руслан Д. дигән егет булган, ул калганнарны котырткан, җинаять эше вакытында барысына каршы сөйләп, үзе шаһит статусына күчкән диелә.

XS
SM
MD
LG