Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия эстрада йолдызлары Беларуста сайлау алды концертларыннан баш тарта


Җырчы Григорий Лепс
Җырчы Григорий Лепс

Дистәгә якын Русия һәм чит ил җырчысы 8 августта узарга тиешле бушлай концертларда катнашмаячакларын белдерә. Беларуста сайлау 9 августта узачак.

Беларуста сайлау алдыннан “тынлык көне” вакытында дәүләт халык өчен бушлай концертлар ясарга ниятли. Чыгыш ясарга Русиядән һәм чит илдән артистлар чакырылган иде. Беларус оппозиция вәкилләре социаль челтәрләрдә артистларга бу концертлардан баш тартуларын сорап мөрәҗәгать итә башлады. Нәтиҗәдә дистәгә якын җырчы чыннан да Беларуска килүдән баш тартты.

“Гамәлдәге хакимиятнең һәм халыкның мөнәсәбәтләре катлаулы булуын исәпкә алып, Сезнең иҗатыгызга объектив булмаган бәя бирелергә мөмкин” дип яза кулланучыларның берсе танылган җырчы Георгий Лепска. Җырчы башта концерттан баш тартырга җыенмавын белдерсә дә, соңыннан Беларуска килмәячәген хәбәр итте.

Витебскида Григорий Лепс, Брестта — Юлианна Караулова һәм Стас Пьеха, Гроднода — Леонид Агутин, Владимир Пресняков, Гомельда — Boney M һәм “Дискотека Авария” чыгыш ясарга тиеш булган. Минскида чыгыш ясарга Америкадан рэперлар Tyga һәм Saint Jhn чакырылган була. Аларның барысы да диярлек Беларуска килүдән баш тарткан, чөнки бу концертлар сайлау алды үгетләве буларак кабул ителәчәк дигән.

Беларус президентын сайлаулар 9 августта булачак. Александр Лукашенка алтынчы тапкыр президентлыкка намзәт буларак катнаша. Сайлау кампаниясе вакытында Беларуста оппозициядәге сәясмәннәр һәм активистлар кулга алына, Лукашенканың көндәше булган Светлана Тихановская яклылар дистәләгән мең кеше катнашында протест чараларына җыела.

XS
SM
MD
LG