Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 523 кеше коронавирустан хастаханәдә дәвалана, 38 кеше ИВЛга тоташтырылган


Узган тәүлектә Татарстанда 29, Башкортстанда 35 кешедә COVID-19 ачыкланган

Татарстанда 7 августка яңа төр коронавирус эләктерү очраклары 5810, узган тәүлектә тагын 29 кешедә вирус ачыкланган. 1074 кеше авыруның актив чорында, 4709 кеше вирусны җиңгән дигән мәгълүмат китерелә Русия статистикасында. 27 кеше үлгән, узган тәүлектә үлемнәр саны артмаган.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина китергән саннарга караганда, республика хастаханәләрендә 523 авыру коронавирустан дәвалана, хәлләре уртачага якын диелә. 38 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Татарстанның рәсми саннарында 45 кешенең үлеме китерелә, узган тәүлектә үлемнәр булуы әйтелми.

Башкортстанда COVID-19 барлыгы 6990 кешегә йоккан, шулардан 5385 кеше терелгән, 1581 кеше дәвалануын дәвам итә. Рәсми статистикада 24 кешенең үлгәнлеге теркәлгән. Яңа үлемнәр турында хәбәр ителми.

Русиядә коронавирус 5241 кешедә табылган, тәүлек эчендә 119 кеше үлгән. Барлыгы 887 135 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, 683 592 кеше терелгән, 14 725 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 07 август 10:40

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 990 (+35) 5 385 (+34) 24 (+0)
Татарстан5 810 (+29) 4 709 (+38) 27 (+0
Русия877 135 (+5 241) 683 592 (+7 235) 14 725 (+119)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG