Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда мәхкәмә Куштау активистларының берсенә карата административ эшне туктатты


Активистлар Ишембай мәхкәмәсендә
Активистлар Ишембай мәхкәмәсендә

Венер Кинҗәбаевка каршы мәхкәмә утырышы биш сәгатьтән артык барды. Руслан Нуртдинов һәм Байрас Габидуллинга мәхкәмә 10 августка күчерелде.

Башкорстанның Ишембай шәһәре мәхкәмәсе бинасында 6 августта Куштауда тоткарланган активистларга карата мәхкәмә узды. Казан вакыты белән көндезге икеләр тирәсендә башланган мәхкәмә утырышы биш сәгатьтән артык барды дип хәбәр итте Азатлыкка Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина.

Мәүлимшина сүзләренчә, шул вакыт эчендә мәхкәмә бер активист эшен генә караган. Венер Кинҗәбаев полиция хезмәткәренә буйсынмау маддәсе нигезендә гаепләнә иде. Мәүлимшина аның хокукларын яклаучы юрист буларак мәхкәмә утырышында катнашты.

Нәтиҗәдә хөкемдар Римма Васикова Кинҗәбаевка каршы эшне туктатырга дигә карар чыгарган.

“Кинҗәбаев Венер Марсовичка карата Русия административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе 1 өлеше нигезендә ачылган эшне хокук бозу нинди шартларда баруы сөйләнеп бетмәү сәбәпле туктатырга” диелә мәхкәмә карарында.

Эльза Мәүлимшина сүзләренчә, Куштауда тоткарланган Руслан Нуртдинов һәм Байрас Габидуллинның мәхкәмәсе 10 август, дшәмбегә күчерелгән.

Куштауда урман кисү эшләрен туктатуны таләп итеп, 6 августта тауда бер төркем активистлар җыелган иде. Аларны куып таратыр өчен полиция һәм ОМОН килде. Берничә активист тоткарланды, ләкин алар иреккә җибәрелде. Руслан Нуртдинов, Байрас Габидуллин һәм Венер Кинҗәбаев иртәнгә кадәр полициядә калдырылды.

XS
SM
MD
LG