Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда очкыч казасында 19 кеше һәлак булды


Һәлакәт урынында коткару эшләре
Һәлакәт урынында коткару эшләре

Очкычта барлыгы 191 кеше булган.

Һиндстанның Керала штатында урнашкан Кожикоде шәһәрендә Air India һава ширкәте очкычы һәлакәткә юлыккан. Каза очкычның җиргә утырган вакытта булган, очкыч утыру юлыннан чыгып киткән, дип хәбәр итә Times of India.

Полициядәге чыганакларга күрә, һәлакәттә 16 кеше гомере өзелгән. Соңрак Hindustan times басмасы 19 кешенең һәлак булуын язган. Хакимият әлегә 14 кешенең һәлак булуын хәбәр иткән. 140 кеше яраланган, 15 кешенең хәле авыр.

Hindustan times мәгълүматынча, очкычның ике пилоты да һәлак булган. Очкыч Дубайдан рейс башкарган, аның эчендә барлыгы 191 кеше булган. Әлеге рейс белән коронавирус пандемиясе аркасында чит илдә калган һиндлар ватанына кайткан булган.

Air India очкычы җиргә яңгырлы һава торышы шартларында утырган. Һәлакәт урынынан булган фотолар һәм видеолардан күренгәнчә, очкыч корпусы өлешчә җимерелгән, фюзеляж ике өлешкә сынган.

XS
SM
MD
LG