Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәламәтлек саклау министрлыгы: "Татарстанда үлемнәр саны артуына коронавирус йогынты ясады"


Моңа кадәр Росстат июнь аенда Татарстанда 1 309 кешегә күбрәк үлүен белдергән иде. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда, бу 39 процентка артыграк.

Татарстанда үлемнәр саны артуына коронавирус үз өлешен керткән. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев белдерде.

“Үлгән кешеләрдә коронавирус булу-булмавы ачыклана. Моның өчен вакыт кирәк. Төгәл диагноз кую өчен 40 көн вакыт кирәк булуы мөмкин. Без үлүчеләрнең артуы коронавирустан булуын аңлыйбыз. Кичә үлүчеләрнең артуы турында белешмә алдык. Үлемнәрнең артуының төп өлешен 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. Бу кызганыч сан. Үлемнәрнең артуына коронавирус үз өлешен кертте. Чөнки планлы төстә медицина ярдәмен күрсәтү бөтен Русиядә чикләнгән иде. Бу шаукым белән көрәшнең нәтиҗәле ысулы буларак халыкка планлы ярдәм күрсәтүне торгызу булачак. Хәзерге көндә без бу эшне башкарабыз. Шул исәптән, бу диспансерлаштыруга да кагыла. Вакцинацияләүгә дә зур өмет баглыйбыз. Бу алга таба үлемнәрнең санын азайтуга үз өлешен кертер дип уйлыйбыз. 2019 елда илкүләм проектларын гамәлгә ашыру шартларында үлемнәрнең санын азайту эше уңышлы булды. Соңгы 30 елда без беренче тапкыр 11 промилле күрсәткеченә ирешкән идек. Бу яхшы күрсәткеч. Ел азагында без үлемнәр саны буенча зур үзгәрешләр күрмәбез дип уйлыйм”, диде Абашев.

Узган елның июне белән чагыштырганда, быелның июнь аенда Татарстанда үлүчеләр саны 1 309 кешегә арткан. Бу 39 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматны Росстат хәбәр итте. Җәйнең беренче аенда республикада 4689 кеше үлеме теркәлгән. Узган елның июнендә 3380 булган. Ярты ел эчендә үлемнәр очрагы тулаем 8 процентка арткан.

Русиядә июньдә коронавируслы 12 мең кеше үлгән дип хәбәр ителде.

Татарстанда 8 августка яңа төр коронавирус эләктерү очраклары 5841гә җиткән. Узган тәүлектә тагын 31 кешедә вирус ачыкланган. Русия статистикасы үлемнәр саны артмавын хәбәр итә. Хәзер республика хастаханәләрендә 521 кешене дәвалыйлар. Шуларның 34 – үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә 34 кеше коронавирустан терелгән.

Узып баручы атнада Татарстанга чит төбәкләрдән коронавирус йоктырып кайткан дүрт кешене ачыклаганнар. Шуларның берсе Кырымда ял иткән булган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Башкортстанда COVID-19 барлыгы 7 024 кешегә йоккан, шулардан 5 406 кеше терелгән. Рәсми статистикада 25 кешенең үлгәнлеге теркәлгән. Узган тәүлектә бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә.

Русиядә коронавирус 5212 кешедә табылган, тәүлек эчендә 129 кеше үлгән. Барлыгы 882 347 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, 690 207 терелгән, 14 854 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 08 август 10:40

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 024 (+34) 5 406 (+21) 25 (+1)
Татарстан5 841 (+31) 4 743 (+34) 27 (+0)
Русия882 347 (+5 212) 690 207 (+6 615) 14 854 (+129)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG