Рәсмиләр Татарстанда коронавирустан үлгән тагын ике кеше турында хәбәр итте. Аларның икесе дә Чаллы хастаханәсенә китерелгән. Берсе —1934 елгы ир, икенчесе 1951 елгы ир диелә. Икесендә дә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган. Аларның кайчан үлгәннәре хәбәр ителми. Татарстанның рәсми статистикасына бу үлемнәр 8 август кич кертелде. Шулай итеп, республикада коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 47 булды. Русия статистикасында 27 кеше үлгән дип күрсәтелә.
Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 31 кешедә коронавирус ачыкланган, эпидемия башыннан барлыгы 5872 кешедә яңа вирус табылган.
Башкортстанда үлүчеләрнең рәсми саны 25 булды. 8 августта 1957 елгы ирнең үлеме турында хәбәр ителде. Аның кан басымы югары булган диелә.
Башкортстанда коронавирус йоктыруның 35 яңа очрагы теркәлгән. Республикада бу вирусны барлыгы 7059 кеше йоктырган.
Русиядә соңгы тәүлектә 5 189 кешедә COVID-19 теркәлгән, 77 кеше үлгән. Эпидемия башыннан коронавирус 8887 536 кешегә йоккан, 14 931 кеше үлгән.
Дөньяда коронавирус белән авыручылар саны 19,5 миллионнан артып китте. Барлыгы 725 871 кеше үлгән.
Рәсми саннар. 09 август 10:30
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 7 059 (+35) | 5 406 (+0) | 25 (+0) |
Татарстан | 5 872 (+31) | 4 750 (+7) | 27 (+0) |
Русия | 887 536 (+5 189) | 693 422 (+3 215) | 14 931 (+77) |