Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми экзит-пол Лукашенкага 80% бирә, оппозиция хәрәмләшүләр турында белдерә


Александр Лукашенка Минскида сайлау бүлгесендә
Александр Лукашенка Минскида сайлау бүлгесендә

Шул ук тикшеренү Лукашенканың төп көндәше Светлана Тихановская 6,8 процент ала, дип белдерә. 

Дәүләт экзит-пол нәтиҗәләренә караганда, Александр Лукашенка Беларус президенты сайлауда 79,7 процент тавыш җыйган.

Светлана Тихановская 6,8 процент ала.

Мински вакыты белән 18:00 сәгатькә сайлаучыларның 79 проценты тавыш биргән. Сайлауның беренче нәтиҗәләре дүшәмбе, 10 августта игълан ителәчәк.

Сайлау бүлгеләре 20:00 сәгатькә ябылды. Ләкин аларның кайберләрендә халык тавыш биреп өлгергәмәгә дип искәртә Tut.by.

Активистлар шулай ук экзит-пол оештырды, аларның нәтиҗәләре әле хәбәр ителмәде.

Сайлау бүлгеләреннән халык китми диелә. Аларны тоткарлый башлаганнар дип яза tut.by.

Минскида президент идарәсеннән Октябрь мәйданына кадәр хәрби техника тора дип хәбәр итә "Свабода" журналистлары. Александровский мәйданы ябылган.

Илнең Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, сайлаучыларның 41 процент алдан биш көн дәвамында тавыш биргән. Оппозиция алдан тавыш бирү сайлау нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтү өчен кулланырга мөмкин дип борчыла.

Гамәлдәге президент Александр Лукашенка көндәшләре беларусларны тавыш бирергә 9 августта, рәсми сайлау көнендә килергә чакырды. Күп кенә сайлау участокларында, бигрәк тә Минскида зур чиратлар барлыкка килде.

Беларус президенты сайлауда биш намзәт катнаша. Ил белән 26 ел идарә иткән гамәлдәге президент Александр Лукашенканның төп көндәше дип Светлана Тихановская саналды.

9 август шулай ук Беларуста интернет, бигрәк тә мобиль интернет начар эшли дигән хәбәрләр чыкты.

Президент сайлау кампаниясендә Лукашенкага каршы булучылар урам чаралары уздырды, оппозиция активистлары тоткарланды, эзәрлекләнде.

Александр Лукашенка Беларус президенты сайлауларында алтынчы тапкыр катнашты. Бәйсез Беларус тарихында бу алтынчы президент сайлау булды.

  • Беренче тапкыр Лукашенка 1994 елда, икенче турда 80 процент тирәсе тавыш җыеп, ул вакыттагы хөкүмәт башлыгы Вячеслав Кебичны җиңде.
  • 2001 елда Александр Лукашенка беренче турда җиңде, 75 процент тавыш җыйды. Аның төп көндәше, һөнәр берлекләре лидеры Владимир Гончарикка сайлаучыларның 15 проценты тавыш бирде.
  • 2006 елда Лукашенка сайлаучыларның 82 процент тавышын алды. Аның төп көндәше, оппозиция вәкиле Александр Милинкевич - 6 процент тирәсе. Сайлау узганнан соң оештырылган протест чаралары куып таратылды.
  • 2010 елда Лукашенка 80 процент тавыш җыйды. Оппозиция намзәтләре — элекке тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Санников, шагыйрь Владимир Некляев, икътисадчы Ярослав Романчук һәм башкалары һәрберсе 2 процент тирәсе тавыш алды. Сайлау нәтиҗәләре билгеле булганнан соң Мински үзәгендә оппозиция тарафдарлары милиция һәм ОМОН белән бәрелеште, йөзләгән кеше кулга алынды.
  • 2015 елдагы җиңү, Лукашенка сүзләренчә, аның иң "элегант җиңүе": рәсми саннарга караганда, 83 проценттан артык тавыш. Оппозиция намзәте Татьяна Короткевич 4,5 процент тавыш җыйды.
  • 1994 елгысыннан тыш, Беларустагы бер генә президент сайлау да халыкара дәрәҗәдә ирекле һәм демократик дип танылмады.

XS
SM
MD
LG