Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус үзәк сайлау комиссиясе Лукашенканы президент сайлауда җиңүче дип атады


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Беларус үзәк сайлау комиссиясе 9 июльдә тәмамланган президент сайлауларының беренче нәтиҗәләрен игълан итте. 

Беларус үзәк сайлак комиссиясе мәгълүматларына караганда, гамәлдәге президент Александр Лукашенка 80,23 процент, аның төп көндәше Светлана Тихановская 9,90 процент тавыш алган диелә. Калган намзәтләр өчен бирелгән тавышлар саны барлыгы дүрт проценттан артмаган. Алты процент “бөтенесенә дә каршы” дип тавыш биргән. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 84,23 проценты катнашкан.

Шул ук вакытта “Голос” платформасында теркәлгән уникаль кулланучыларның 80 процентыннан артыгы Светлана Тихановская өчен тавыш биргән. Бу турыда проектның Telegram-каналында хәбәр ителә. 9 август 22.00 сәгатькә платформада 1 180 084 кеше теркәлгән.

9 августта сайлаулар тәмамланганнан соң кабынып киткән чуалышлар вакытында бер кешенең үлгәнлеге хәбәр ителә. Минскида автозак машинасы протестта катнашучылар төркеменә бәреп кергән вакытта бер ир-ат аны туктатырга тырышкан һәм машина тәгәрмәче астында калган диелә.

Протест чараларында тоткарланган активистларга карата “киңкүләм чуалышлар” һәм “милиция хезмәткәрләренә каршы көч куллану” маддәсе нигезендә эшләр ачылды дип белдергән Беларус тикшерү комитеты җитәкчесе Иван Носкевич. Кимендә 140 кеше тоткарланган. Фигурантларга сигездән алып 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG