Accessibility links

Башкортстан рәсмиләре: коронавирус йоктырулар саны үсүдән туктады


Узган тәүлектә Татарстанда 30, Башкортстанда 34 кешедә коронавирус расланган.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 34 кешедә коронавирус ачыкланган, барлыгы 7093 кешедә бу вирус табылган, шулардан 1662 кеше дәвалануын дәвам итә, 5406 кеше терелгән диелә. Үлүчеләр саны – 24 кеше. Әлене саннарны стопкоронавирус.рф рәсми сайты китерә.

Башкортстан хөкүмәтендәге киңәшмәдә республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус йоктырулар саны үсүдән туктавын искәртте. Министр шулай ук республикада пневмонияләр саны кимүен дә хәбәр итте. “Авырулар саны күбәю тизлеге тәүлегенә 100 кешедән артмый. Уртача тәүлегенә 60-80 кеше – бу иң күбе” диде Забелин. Аның сүзләренчә, Башкортстан хастаханәләрендә хәзер 300 кеше коронавирустан дәвалана, шулардан 29 пациент авыр хәлдә. Шул ук вакытта хастаханәдән тыш башланган пневмония диагнозы белән 61 кеше хастаханәләргә китерелгән, 134 кеше дәвалап чыгарылган дип хәбәр иткән министр.

Татарстанда COVID-19 йоктыру очраклары 5902 булды, узган тәүлектә тагын 30 кешедә вирус расланган. 1125 кеше хәзер коронавирустан дәвалана, 4750 кеше авыруны җиңгән дип хәбәр ителә Русия рәсми статистикасында. Коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны – 27 кеше, узган тәүлектә яңа үлемнәр булганы әйтелми.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада тагын җиде кеше вирустан арынган. Яңа очраклардан дүрт кешене хастаханәгә салганнар, калганнары чирне җиңелчә кичерә һәм өйләрендә дәвалана диелә. Татарстан статистикасында барлыгы 47 кешенең үлгәне әйтелә.

Русиядә 10 августка 892 654 кешедә коронавирус табылган, узган тәүлектә тагын 5118 кешедә бу вирус ачыкланган. Үлүчеләр барлыгы 15 001, узган тәүлектә 70 кеше үлгән. Барлыгы 696 681 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 10 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 093 (+34) 5 406 (+0) 25 (+0)
Татарстан5 902 (+30) 4 750 (+0) 27 (+0)
Русия892 654 (+5 118) 696 681 (+3 259) 15 001 (+70)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG