Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннарның 60 процентына гриппка каршы вакцина ясатырга җыеналар


Татарстан сәламәтлек саклау министры көзен коронавируска А һәм В штаммындагы грипп һәм башка вируслар өстәләчәк диде.

Көзен Татарстанга коронавирус белән беррәттән грипп һәм башка вируслар киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында белдерде. Аның сүзләренчә, әлегә яңа төр грипптан вакцина кадатырга кирәк.

“Коронавирус чиренең кимүен күрәбез. Икенче дулкын булачакмы, юкмы? Күпләр бу сорауга җавап бирә алмый. Без теләсә-кайсы хәлгә әзер булырга тиеш. Икенчедән, көзен респиратор чирләр көчәя, аеруча, грипп арта. Без көз айларына әзер булырга тиеш. Моннан тыш, дөнья сәламәтлек саклау оешмасы көзен А һәм B штаммындагы грипп булачагын әйтте. Минемчә, бу кискен респиратор вирус чиренең катнашмасы булачак. Моннан тыш, коронавирус та калачак һәм башка вируслар да кушылачак. Август ае азагында без вакцина алабыз. Роспотребнадзор һәм Русия сәламәтлек саклау министрлыгы куйган бурыч – 60 процент халыкны вакциналаштыру. Шуның 70 проценты өлкән буын һәм балаларга кагылырга тиеш”, диде Садыйков.

Грипптан вакцинаны яшәү урыны буенча сырхауханәдә бушлай кадатып булачак. Ә менә коронавирустан ясалучы вакцинага Татарстан сәламәтлек саклау министры әлегә сак каравын белдерде.

“Вакцина – куркынычсыз һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Тизлек һәм фән бер-берсенә туры килми. Мин бераз консерватив кеше. Күп кенә фармацевтика ширкәтләре тиз арада вакцина алырга тели. Вирус модификацияләнә. Вирустан бер тапкыр ясалган вакцинадан соң кешедә формалашкан иммунитет ел буе тора. Ә коронавирус әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Кайбер вирусологлар иммунитет тотрыксыз һәм күпмедер вакыттан соң бетә ди. Вакцинадан соң коронавирус кабат йогынты ясамасмы? Әйе, якын арада вакцина булачак. Ул хәзер Роспотребнадзор аша узарга тиеш”, диде ул.

Шул ук вакытта Марат Садыйков Татарстанда коронавирусны кабат йоктырга кешеләр булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, коронавирус бер кая да китми, ул безнең белән гомерлеккә калачак.

Рәсми саннар. 10 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 093 (+34) 5 406 (+0) 25 (+0)
Татарстан5 902 (+30) 4 750 (+0) 27 (+0)
Русия892 654 (+5 118) 696 681 (+3 259) 15 001 (+70)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG