Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулланың "Сак-Сок" спектаклен Мәскәүдә "Гоголь үзәгендә" күрсәтәчәкләр


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

"Әлиф" иҗат берләшмәсе тамашасы яшь хореографлар бәйгесенең финалына чыккан.

Нурбәк Батулла һәм Марат Казыйхановның "Sak-Sok" перфомансы "Context. Diana Vishneva" дип аталган яшь хореографлар бәйгесе финалына чыккан.

Тамашаны 14 һәм 15 октябрьдә Мәскәүдә Гоголь үзәге сәхнәсендә һәм 18 октябрьдә Петербурда Борис Эйфманның Балалар биюе үзәгендә күрсәтәчәкләр. Бу турыда Азатлыкка "Әлиф" иҗат берлегендә сөйләделәр.

Татарстан вәкилләреннән кала, бәйгедә Екатеринбурдан Игорь Булыцын, Петербурдан Эрнест Нургали, Воронеждан Ольга Рыжкова һәм Петербурдан Ирина Сергеева җиңеп чыккан.

Конкурста Русия һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән 100дән артык иҗат проекты катнашкан.

"Сак-Сок спектакле шул исемдәге татар халык бәетенә нигезләнеп иҗат ителде. Ике игезәк малай ук очын бүлешә алмыйча талашып китәләр дә, әниләре аларны каргый. Каргыш аларны ике кошка әверелдерә. Алар күрешә алмый интегә – очрашабыз дигәндә генә араларына тау үсеп чыга. Әниләре нинди фаҗига килеп чыкканын аңлап алса да, берни эшли алмый" дип спектакльнең мәгънәсен аңлатты авторлар.

"Совет филологы Владимир Пропп "Тылсымлы әкиятнең тарихи тамырлары" китабында бар халыкларның да тылсымлы әкиятләре бер калып буенча төзелә дип яза. Әкиятләрдә борынгы йолалар, ритуаллар яшерелгән. Бик еш без аларда малайларның ир-атка әйләнү мизгелен, аларның рухи көч алу вакыйгаларын күрәбез. Безне бу идеялар бик рухландырды. Хәзерге җәмгыятьнең күпчелек өлеше инициация – ирлеккә багышлау йолаларыннан баш тартты. Ләкин бездә рухи көчкә ихтыяҗ бар. Без иҗат иткән перфомансыбызны ата-бабалары белән аралашуга ихтыяҗлары булган замана егетләре уза торган инициация йоласына әйләндерергә теләр идек", дип сөйләде авторлар Азатлыкка.

Тамашада музыкантлар Ислам Вәлиев һәм Татьяна Ефремова да катнаша. Музыкантларның берсе семплерда авазлар чыгара, икенчесе борынгы төрки уен коралы думбрада уйный һәм Сак-Сок бәетен башкара диелә.

Тамашаның премьерасы махсус "Гоголь үзәге" өчен әзерләнәчәк дип әйтә проект авторлары.

XS
SM
MD
LG