Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтаеннан активистларны куган түрә милләтара мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вице-премьер итеп билгеләнде


Азат Бадранов һәм Фаил Алчынов, 2019 елда Башкорт корылтае утырышы алдыннан
Азат Бадранов һәм Фаил Алчынов, 2019 елда Башкорт корылтае утырышы алдыннан

Азат Бадранов Башкортстан вице-премьеры итеп билгеләнде. Ул яңа вазифада милләтләр һәм диннәр арасында мөнәсәбәтләр, мәдәни төрлелекне саклау белән шөгыльләнәчәк.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хөкүмәт башлыгы урынбасары вазифасына яңа кеше куелуын хәбәр итте. Моңа кадәр иҗтимагый–сәяси үсеш идарәсен җитәкләгән Азат Бадранов вице-премьер итеп билгеләнә. Хәбиров сүзләренчә, яңа урында ул милләтләр һәм диннәр арасында мөнәсәбәтләр, мәдәни төрлелекне саклау белән шөгыльләнәчәк.

"Башкортстан кебек зур, этник яктан бай, көче һәрвакыт бердәмлектә булган республикага шуны саклап калу өчен өстәмә тырышлык кирәк дип саныйм. Татулык һәрвакыт бу проблемнарда үзенең бизнес, сәяси мәнфәгатьләре хакына спекуляция ясаучылар тарафыннан һөҗүм астында калып килә. Ватанын яратучы, республикада зур абруй тупларга өлгергән кеше буларак Азат бу миссияне лаеклы башкарыр дип бик ышанам" дип язган Хәбиров социаль челтәрләрдә.

Азат Бадранов 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Мәскәүдә Бауман исемендәге техник университетны тәмамлаган, Русия фәннәр академиясендә Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасында белем алган.

2010-2013 елларда юрист белгечлегендә вазифалар башкара. 2013–2014 елларда Русия думасында депутат ярдәмчесе була. Азат Бадранов шулай ук Башкортстан Фәннәр академиясендә кече фәнни хезмәткәр, Мәскәү өлкәсе Голицыно шәһәре идарәсендә эксперт, Русия кеше хоуклары вәкаләтле вәкиле идарәсендә белгеч-эксперт булып эшли.

2018 елда Башкорстан җитәкчесенең иҗтимагый–сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары, 2019-2020 елларда бу идарәнең җитәкчесе була.

  • 2019 елда V Дөнья башкортлары корылтаеның пленар утырышы алдыннан Азат Бадранов корылтайда катнашырга ниятләгән "Башкорт" оешмасы лидерларының берсе Фаил Алчыновны "ул исемлектә юк" дип, активистны алып китте, аны бинаның хезмәт бүлмәсенә кертеп яптылар".
  • Пленар утырыш вакытында делегат, "Башкорт" оешмасы вәкиле Ильмир Мөхәммәтҗанов кайбер сайланган делегатларны кертмәү турында залдан кычкырды. Аны микрофон янына чакырдылар, ләкин аны шунда ук билгесез кешеләр кулларыннан тотып алып полиция янына алып китте.
  • Моннан соң Башкортстан башлыгының эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов һәм милли сәясәт бүлеге мөдире Ришат Сабитов эшләреннән җибәрелер дип фаразланган иде.
  • Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров корылтай башланыр алдыннан килеп туган җәнҗалга үз фикерен белдереп, "шовинизмны алга сөргән кешеләр белән юлыбыз уртак түгел" диде һәм "бу кешеләргә рәхимсез булачакмын" дип кисәтте.
  • 2020 елның 22 маенда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныды һәм аның эшчәнлеген тыйды.

XS
SM
MD
LG