Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә COVID-19 йоктыручыларның тәүлеклек саны биш меңнән ким булды


Мәскәүдә Кызыл мәйдан күренеше
Мәскәүдә Кызыл мәйдан күренеше

23 апрельдән бирле беренче тапкыр Русиядә тәүлегенә биш меңнән ким кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 28 кешедә COVID-19 расланган. Үлүчеләр булуы хәбәр ителми. Республикада коронавирус эләккән кешеләр саны 5930 булды, шулардан 4774 кеше терелгән, узган тәүлектә тагын 24 кеше савыккан. Бу саннарны Татарстанның кронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Русия статистикасында республикада 27 кеше, Татарстан саннарында – 47 кеше үлеме әйтелә.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина китергән саннарга караганда, 164 авыру хәзер авыр хәлдә. Узган атнада 120 гаиләдә авыру учагы ачыкланган, аларда 363 кешегә вирус йоккан. Тагын 37 учак оешмаларда табылган. Барлыгы 946 контактлы авыру күзәтү астында тотыла диде Авдонина.

Башкортстанда да узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны арткан – тагын 34 кешедә яңа вирус ачыкланган. Стопкоронавирус.рф сайты мәгълүматына карый, республикада COVID-19 барлыгы 7127 кешедә расланган, 1678 кеше хәзер бу чирдән дәвалана. Яңа үлемнәр юк – рәсми статистикада барлыгы 25 кеше үлеме күрсәтелгән.

Русиядә узган тәүлектә 4945 кешедә яңа төр коронавирус ачыкланган. Биш меңнән ким күрсәткеч соңгы тапкыр 23 апрельдә теркәлгән булган. Илдә коронавирус йоктыру очракларының гомуми саны 897 599 булды.

Узган тәүлектә тагын 130 кеше үлгән. Эпидемия барлыгы 15 131 кешенең гомерен өзгән.

Рәсми саннар. 11 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 127 (+34) 5 424 (+18) 25 (+0)
Татарстан5 930 (+28) 4 778 (+28) 27 (+0)
Русия897 599 (+4 945) 703 175 (+6 494) 15 131 (+130)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG