Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камала Харрис Байден җиңгән очракта АКШ вице-президенты булачак


Камала Харрис
Камала Харрис

Калифорниядән сенатор Камала Харрис АКШ тарихында илнең вице-президенты вазифасына тәкъдим ителгән беренче хатын-кыз һәм кара тәнле халык вәкиле булачак.

АКШ президентына демократлар намзәте Джо Байден Камала Харриска вице-президент вазифасын тәкъдим итүен белдергәнч, Американың әлеге президенты Дональд Трамп моңа тиз арада үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Ул узган елда демократлар фиркасеннән президентлыкка намзәт сайлау вакытында дебатлар вакытында Камала Харрисның Байденга карата кискен чыгышларын искә төшереп, "андый кешене парлап эшләр өчен сайларга ярыймыни" диде. Трамп сүзләрен Reuters агентлыгы китерде.

Узган елда дебатлар вакытында Харрис Байденга каршы үткен чыгышлар ясап, аңа элеккеге ялгыш сәяси адымнарын искәрткән иде. Бу фирка эчендәге ярышта Байден җиңсә дә, Байден, мөгаен, нәкъ менә шушы фикер алышулар вакытында Харрисның кирәкле сыйфатларын күреп алгандыр да дип фаразлый белгечләр. "Камала Харрис үзе өчен бик уңышлы булмаган чорларда да демократия фиркасе сайлаучыларын үзе президентлыкка намзәт булган очракта Дональд Трамп белән ничек батыр көрәшәчәген сөйләп, рухландыра алды", дип яза.

Узган елда Харрис президентлыкка намзәт буларак җиңә алмагач, коллегаларының күбесе аның яңадан Ак йорт өчен көрәшкә кушылып китәсен күз алдына да китерми иде дип яза газет.

55 яшьлек Камала Харрис Байденның кампаниясенә дәрт һәм рух өстәр дип көтәргә була диелә мәкаләдә.

Камала Деви Харрис 1964 елда Калифорния штатында туган, ул Һиндстан һәм Ямайкадан килгән иммигрантлар гаиләсеннән. Юрист, сәясәтче. 2011-2017 елларда Калифорния штатының баш прокуроры, 2017 елның 3 гыйнварынан Калифорния штатыннан АКШ сенаторы.

XS
SM
MD
LG