Accessibility links

Кайнар хәбәр

Uen fest фестивалендә балаларга татар халык уеннарын өйрәтә башладылар


Uen fest фестивалендә Кариев театры артистлары балаларга "Капкалы" уенын уйната
Uen fest фестивалендә Кариев театры артистлары балаларга "Капкалы" уенын уйната

11 август кичендә Казан ишегалларында балаларга татар халкының традицион уеннары күрсәтелде. Кариев театры артистлары балаларга "Җомга", "Капкалы", "Кайнар бәрәңге" кебек татар халык уеннарын тәкъдим итте.

Татар халкының милли уеннары, җыр-биюләре онытылмасын, балалар әлеге уеннарны күреп, уйнап үссеннәр өчен шушындый уеннарны уйнап күрсәтергә булдык, диде Азатлыкка Кариев театры артисты Альбина Гайзуллина чара башланыр алдыннан.

Аның сүзләренчә, Uen fest-ның төп максаты — әби бабайлар, әти-әниләр уйнап үскән милли уеннарны киләчәк буыннарга җиткерү.

Казанның Вишневский урамында бер йорт ишегалдында үткән чара барышында балаларга татарча табышмаклар әйтелде, татарча гади сүзләр урысча тәрҗемә ителеп уеннар аша аралашу булдырылды.

Ишегалдында татарча белмәгән балалар да булганга күрә чара татарча һәм урысча бергә алып барылды.

Uen fest фестивалендә балаларга татар халык уеннарын өйрәтә башладылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

Татарстан мәдәният министры киңәшчесе Руслан Шиһабетдинов Азатлыкка, Uen fest фестиваленең мәдәният министрлыгы оештырган махсус проект булуын һәм республиканың барлык районнарында, меңләп ишегалдында узачагын әйтте.

"Бу фестиваль ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан оештырылды. Ул бер яктан балаларны тәрбияли, икенче яктан татар халкының мәдәниятен киләсе буыннарга җиткерә. Безнең тарихыбызда, мәдәниятебездә бик күп халык уеннары бар. Безгә бу уеннарны онытмаска иде", дип белдерде Шиһабетдинов.

12 август кичендә Камал театры артистлары Uen fest фестивале кысаларында Казанның Чапаев урамындагы 16нчы йорт ишегалдында балаларга татар халык уеннарын өйрәтәчәк.

XS
SM
MD
LG