Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 39 коронавируслы авыру ИВЛга тоташтырылган


Узган тәүлектә Татарстанда 29, Башкортстанда 35 кешедә COVID-19 ачыкланган.

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктырган кешеләр саны 5959 булды, узган тәүлектә тагын 29 кешегә шушы диагноз куелган. Русия статистикасына караганда , хәзер республикада барлыгы 1111 кеше коронавирустан дәвалана, 4820 кеше терелгән. Барлыгы 28 кеше үлгән.

Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары Любовь Авдонина китергән мәгълүматка караганда, тәүлек эчендә тагын дүрт кеше вирустан терелеп чыккан. 39 пациент үпкә җилләтү аппаратына тоташтырылган. Татарстан статистикасына ярашлы, барлыгы 49 кеше коронавирустан үлгән.

Яңа ачыкланганнардан 23 очрак Казанда, икесе Кама Тамагы районында, Балтач, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара районнарында берешәр очрак диелә. Дүрт кешене хастаханәгә салганнар, калганнары авыруны җиңел кичерә һәм өйләрендә дәвалана.

Башкортстанда коронавирус йоктыруның тәүлеклек саны кимеми. Узган тәүлектә тагын 35 кешедә COVID-19 расланган. Эпидемия башыннан 7162 кешегә бу диагноз куелган, 1607 кеше әле дә авырудан дәвалана диелә. Барлыгы 5530 кеше терелгән, 25 кеше үлгән.

Русиядә 12 августка коронавирус йоктыручылар саны 5102 кешегә арткан, тәүлек эчендә 129 кеше үлгән. Эпидемия башыннан 902 701 кеше авырган, 15 260 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG