Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан пандемия чикләүләреннән баш тартуның өченче этабына күчәргә җыена


Чикләүләрне алуны сорап республика Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән.

Татарстанда коронавирус таралу белән бәйле чикләүләрне алуның өченче этабына күчәргә җыеналар. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларга сөйләде. Чикләүләрне алуны сорап республика Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән.

"Без өченче этапка якынлаштык. Өченче этапка күчү өчен килештерерүне сорап Роспотребнадзорның федераль идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Вазгыять тотрыклы. Атна дәвамында 0,5 процент үсеш саклана. Шушы көннәрдә өченче этапка күчүне һәм чикләүләрнең бер өлешен алуны килештерә алырбыз дип уйлыйм. Ләкин барлык чикләүләр дә бетерелмәячәк. Халык күп йөри торган чаралар рөхсәт ителмәс, 65 яшьтән өлкәнрәк буын өчен изоляция, эшкә йөрмәс өчен хасталык кәгазе, битлек тәртибе сакланыр дип уйлыйм. Грипп һәм кискен респиратор вирус авырулары чоры башлана, шуңа битлек тәртибе калачак. Санитар-дезинфекция чаралары да көчәйтелгән рәвештә һәм социаль ара саклау булачак. Нинди чикләүләрне алырга мөмкин булуын караячакбыз һәм хөкүмәткә юллаячакбыз. Аннан алар карар кабул итәчәк", диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда яңа чикләүләр дә кертелергә мөмкин. Бу көз айларында таралачак грипп белән бәйле. Ул вакытта республикада коронавирус белән грипп кушылчак дип фаразлыйлар. Өстәмә чикләүләр аерым оешмаларга карата кертелергә мөмкин.

"Эпидемиологик вазгыять катлауланса, аеруча, респиратор вируслар һәм грипп көчәйсә, өстәмә чикләүләр кертәчәкбез. Бу сезонлы чикләүләр. Алар бездә ел саен кертелә иде. Узган елде эпидемиологик күрсәткечләр югары булган шәһәрләрдә, әйтик, Казан, Чаллы, Әлмәттә кертелде. Әлеге карар Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе тарафыннан кабул ителә. Ул мәктәпләргә, балалар бакчаларына, мәдәни чараларга кагылырга мөмкин", диде Любовь Авдонина.

Татарстан чикләүләрдән баш тартуның икенче этабына 29 июньдә күчте.

Рәсми саннар. 13 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 197 (+35) 5 786 (+256) 25 (+0)
Татарстан5 988 (+29) 4 856 (+36) 28 (+0)
Русия907 758 (+5 057) 716 396 (+6 098) 15 384 (+124)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG