Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икенче көн рәттән үзгәрешсез: Татарстанда — 29, Башкортстанда 35 кешедә коронавирус расланган


Русиядә узган тәүлектә 5057 кешедә COVID-19 ачыкланган, 124 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә 29 кешедә коронавирус расланган, бу сан икенче көн рәттән үзгәрешсез кала. Русия статистикасы хәбәр иткәнчә, республикада хәзер 5 988 кешедә коронавирус расланган, шулардан 4 856 кеше терелгән, тәүлек эчендә 36 кеше савыккан. Барлыгы 28 кешенең үлгәне әйтелә.

Татарстанның рәсми мәгълүматына караганда, 13 август иртәсенә республикада коронавирустан барлыгы 51 кеше вафат булган.

Башкортстанда тәүлеклек артым 35 кеше тәшкил иткән. Барлыгы 7 197 кешегә COVID-19 йоккан. Барлыгы 1386 кеше хәзерге вакытта яңа төр коронавирустан дәвалана диелә. Рәсми статистикада 25 кешенең үлгәнлеге әйтелә.

12 августка республика хастаханәләрендә 279 кеше дәвалана, 28 пациент авыр хәлдә, 91 кешедә пневмония табылды дип хәбәр иткән иде Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы.

Русиядә соңгы тәүлектә 5057 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, 124 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында коронавирус йоктыруның 907 758 очрагы теркәлгән, 15 384 кеше үлгән, 716 396 кеше терелгән.

Рәсми саннар. 13 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 197 (+35) 5 786 (+256) 25 (+0)
Татарстан5 988 (+29) 4 856 (+36) 28 (+0)
Русия907 758 (+5 057) 716 396 (+6 098) 15 384 (+124)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG