Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста БелАЗ хезмәткәрләре эш ташлады


БелАЗда ачык ишекләр көне, 2019 ел
БелАЗда ачык ишекләр көне, 2019 ел

Беларус автомобиль корылмасы эшчеләренең забастовкага чыгуын интернет-сайтлар һәм Telegram-каналлар хәбәр итә. Корылма җитәкчелеге забастовка турында хәбәрләрне кире кага.

Мински янында Жодино шәһәрендә урнашкан Беларус автомобиль төзү корылмасы эшчеләре эш ташлады. Алар президент сайлауларының рәсми нәтиҗәләренә һәм хакимиятнең демонстрантларга карата рәхимсез рәвештә көч куллануына каршы чыкты.

Йөзләгән эшче Беларус президенты Александр Лукашенкага “Кит!” дип кычкырды. БелАЗда забастовка күренешләре белән фото- һәм видеоязмаларны социаль челтәрләр һәм сайтлар чыгарды. Оешмада эш ташлау булганын Tut.by сайты да раслады.

Забастовкада катнашучылар БелАЗда чыгарылган автобусларны ОМОН йөртү өчен куллануга каршы чыккан. "Без чыгарган автобусларда йөрүче ОМОН тыныч кешеләрне тота, кыйный" дип белдергән эшчеләр. Алар шулай ук шәһәрдән ОМОНны чыгаруны таләп иткән. "Жодиноның үзендә ОМОН юк, каян килгән алар?" дип ризасызлык белдергән. Эштән кайтып барган вакытта завод эшчеләрен тик торганда тотып алып китү очраклары булуын әйткән. Баш күтәрүчеләр белән сөйләшергә Жодино шәһәре мэры килгән. Ул автобусларны ОМОНга бирмәскә һәм шәһәрдән ОМОНны чыгарырга вәгъдә биргән дип хәбәр ителә.

Эш ташлаган хезмәткәрләрнең саны һәм забастовканың күпме вакыт барачагы әлегә билгеле түгел.

БелАЗ җитәкчелеге забастовка булганын кире кага. "Җитештерү эше дәвам итә, берни дә туктамады" дип белдергән ТАССка корылма җитәкчелеге вәкиле. Аның сүзләренчә, җитәкчелек хезмәткәрләрне очрашуга чакырган.

Социаль челтәрләрдә Беларусның тагын берничә оешмасында эш ташлаулар башланганы хәбәр ителә. "ГродноАзот", "Керамин", "Белмедпрепараты" ширкәтләре эш ташлауга кушыла дип хәбәр итә NEXTA. Беларус дәүләт филармониясе хезмәткәрләре протест йөзеннән урамда тезелеп басып күмәкләп җыр башкарды. Алар "Минем тавышымны урладылар" дигән язу тотып чыкты.

Беларуста бишенче көн рәттән протестлар дәвам итә. Протестлар 9 августта ил президентын сайлаулар узганнан соң башланды. Сайлауда Беларусның гамәлдәге президенты Александр Лукашенка җиңүе игълан ителгәннән соң, хакимиятне сайлау нәтиҗәләрен ялганлап күрсәтүдә гаепләп, йөзләгән кеше урамнарга чыкты. Коралсыз кешеләргә каршы ОМОН һәм хәрби көчләр җибәрелде, берничә дистә журналист тоткарланды. Беларус эчке эшлщр министрлыгы биргән мәгълүматка ярашлы12 августта гына да протест чараларында 700дән артык кеше тоткарланган. Урам чаралары вакытында халыкны рәхимсез кыйнаулар булды, демонстрантларга каршы су сиптергечләр, резина пулялар, миңгерәйткеч гранаталар кулланылды. Тоткарланучыларны изоляция урыннарында каты кыйнаулары хәбәр ителә. Беларус шәһәрләрендә төрмәләргә атылган кешеләрне иреккә чыгаруны таләп итеп акцияләр уза.

БелАЗ – дөньяда карьерларда эшләүче техника җитештерүче иң зур ширкәтләрнең берсе. Атап әйткәндә, ул зур күләмле йөк ташучы самосваллар эшләп чыгара.

XS
SM
MD
LG