Accessibility links

Шамил Агиев: "Татарстан эшмәкәрләренең кәефе яхшы түгел"


Татарстанның сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне сорап, президентка хат язган.

Татарстан эшмәкәрләре үзләрен яхшы хис итми. Алар һаман да шок хәлендә. Әлеге уңайдан, Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты рәисе Татарстан президентына мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта пулатның рәисе Шамил Агиев журналистларга белдерде.

"Ике-өч ай эчендә безгә 7 меңнән артык мөрәҗәгать керде. Хәзер эшмәкәрләрнең кәефе яхшы түгел. Мондый басым булачагын беркем көтмәде. Аеруча сәүдә, ресторан бизнесы. Аннары эшмәкәрләргә нинди ярдәм булачагы аңлашылмады. Хәзер республиканың төп бурычы – ничек һәр тармакта эшмәкәрлекне торгызып булуны күрсәтү, булган эшсезлекне киметү, бу эшкә күбрәк үзмәшгульләрне җәлеп итү. Кичә мин президентка мөрәҗәгать юлладым. Анда бөтен ил буенча кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәмен күрсәтү стандартларын тәкъдим итәргә чакырдым. Ашханәләр өлкәсе җимерелде, хәзер кире торгызабыз. Район яки төбәк югарылыгында нинди дә булса ярдәм булырга тиеш. Муниципалитны Мәһдиевмы, Метшин җитәклиме – ярдәм чаралары оештырырга кирәк. Әзрәк селкенү булыр дип өметләнәбез", диде ул.

Агиев сүзләренчә, иң зур зыянны сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр күргән. Аларның саны 700 меңгә якын.

"Эшмәкәрлек шок хәленнән соң селкенә башлады. Бу көчле басым булды. Аеруча, кече эшмәкәрләргә авыр булды. Сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе булсынмы. Моңа кадәр республикада 677 мең кеше кече һәм урта бизнеста эшли иде. Шуларның 116 меңе генә җитештерү өлкәсе. Калганы сәүдәгәрләр, хезмәт күрсәтүчеләр. Моңарга гаилә әгъзаларын да кертсәң. Хәзер аларга үз эшләрен торгызырга кирәк", диде Шамил Агиев.

XS
SM
MD
LG