Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 йоктыру очраклары алты меңнән артты


Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 30, Башкортстанда 33 кешедә коронавирус расланган.

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктыручыларның рәсми саны алты меңнән артты. 14 августка республикада 6018 кешегә шундый диагноз куелган, узган тәүлектә тагын 30 кешедә вирус расланган. Бу санны Русия статистикасы чыгып бара торган стопкоронавирус.рф сайты китерә. 1103 кеше авыруның актив фазасында, 4887 кеше чирдән арынган дип хәбәр ителә. Үлемнәр саны үзгәрешсез – 28 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан рәсми мәгълүматына ярашлы, яңа очракларның күбесе Казанда – 20 кеше. Лаеш районында ике, Актаныш, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Норлат районнарында берешәр очрак теркәлгән. Татарстан статистикасында яңа үлем очраклары хәбәр ителми, моңарчы барлыгы 51 кешенең коронавирустан үлүе әйтелгән иде.

Башкортстанда 33 яңа очрак. Барлыгы 7230 кешегә COVID-19 йоккан, 1335 кеше әле дә чир белән көрәшә диелә. Русия саннарында 26 кешенең үлеме әйтелә. 13 августта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан барлыгы 25 кеше үлгән дигән мәгълүмат китергән.

Министрлык биргән саннарга караганда, 13 августка Башкортстан хастаханәләрендә коронавирустан 253 кеше дәвалана, 21 пациент авыр хәлдә, дүртесе үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Шул ук вакытта Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе республикада көн саен 60-70 кешегә “хастаханәдән читтә башланган пневмония” диагнозы куела дигән саннар китерде. Рәсмиләр белдергәнчә, күп кенә очракта үпкәләре ялкынсынган пациентларның тестлары коронавирус булмавын күрсәтә, пневмониядән коронавируска караганда ешрак үләләр. 12-13 август тәүлегендә Башкортстанда пневмония диагнозы 84 кешегә куелган.

Русиядә узган тәүлектә 5065 кешедә коронавирус расланган, 114 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында барлыгы 912 823 кеше вирус эләктергән, 15 498 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 14 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 230 (+33) 5 869 (+83) 26 (+1)
Татарстан6 018 (+30) 4 887 (+31) 28 (+0)
Русия912 823 (+5 065) 722 964 (+6 568) 15 498 (+114)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG