Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида протестка чыгучылар "Жыве Беларусь!" дигән шигарләр кычкырды


8 августагы чара
8 августагы чара

Элегрәк Беларуста Хабаровски протестчыларына теләктәшлек белдергән шигарләр кычкырганнар иде.

Хабаровски кешеләре сак астына алынган төбәкнең элекке губернаторы Сергей Фургалга теләктәшлек күрсәтеп кабат урамнарга чыкты. Митинглар инде 36нчы көн дәвам итә, бүген күп кеше катнашында шимбә йөреше алтынчы тапкыр узды.

Шәһәр идарәсендә протеста катнашучылар саны "шактый кимеде" дигән фикердә торалар һәм үзәк урамдагы йөрештә 1,5 меңгә якын кеше катнашты дип баралар. Әмма видеоларда халыкның күбрәк булуы күзгә ташлана.

Чарада катнашучылар Беларустагы протестларга теләктәшлек белдереп "Жыве Беларусь!" ("Яшә Беларус") дигән шигарләр дә кычкырды.

Җомга көнне Минскида Беларус хөкүмәте бинасы янындагы Бәйсезлек мәйданына җыелучы протестчылар "Хабаровски – без синең белән" дигән шигарләр кычкырган иде.

Хабаровски матбугат чаралары мәгълүматларынча, бу юлы халык колоннасы хәтта бер километрга кадәр сузылган. Сибирь.Реалии хәбәр итүенчә, начар һава торышы булуга карамастан, Хабаровски шәһәр үзәге йөрешендә ким дигәндә 30 мең халык катнашкан.

Шундый ук теләктәшлек чарасы Владивостокта да узды. Чара башланганчы ук анда дүрт кеше тоткарланган. Сәбәпләре әлегә билгесез.

Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.

Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.

Сергей Фургалны яклап инде 36нче көн меңнәрчә кешелек чаралар уза. Шимбә көннәрдә урамнарга чыгучылар саны аеруча күп була, митингларга дистә меңнәрчә кеше чыга. Урам җыеннары килештерелмәсә дә, полиция нигездә протестчыларга каршы килми. Бу чараларда татарлар да катнаша.


XS
SM
MD
LG