Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда - 28, Башкортстанда 34 кешедә COVID-19 табылган


Татарстанда соңгы тәүлектә тагын ике кеше үлгән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусны 28 кеше йоктырган диелә рәсми статистикада. Шулай итеп авыручылар саны 6 046 кешегә җитте.

Кичә тагын ике кешенең үлеме расланган. Татарстан статистикасы мәгълүматларынча, коронавирустан үлгәннәр саны рәсмән 53 кеше булды. Русиянең стопкоронавирус сайты 29 кеше үлгән дип күрсәтә.

Башкортстанда 34 яңа очрак. Авыручыларның гомум саны 7 264 кешегә җитте. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Рәсми статистика авыру башланганнан бирле 26 кеше үлгән дип күрсәтә.

Русиядә соңгы тәүлектә 5 061 кешедә коронавирус расланган. 119 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 15 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 264 (+34) 6 055 (+186) 26 (+0)
Татарстан6 046 (+28) 4 950 (+63) 29 (+1)
Русия917 884 (+5 061) 729 411 (+6 447) 15 617 (+119)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG