Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда - 29, Башкортстанда 34 кешедә COVID-19 табылган


Рәсмән Татарстанда да, Башкортстанда да үлүчеләр турында хәбәрләр юк. Шул ук вакытта Newsbash cайты бер кешенең үлүен яза.

Татарстанда узган тәүлектә 29 кешедә COVID-19 расланган. Үлүчеләр булуы хәбәр ителми. Узган тәүлектә тагын дүрт кеше савыккан, дип яза Русиянең стопкоронавирус сайты.

Республика изоляция режимында кертелгән чикләүләрдән баш тартуның өченче этабына күчәргә әзерләнә. Бу хакта шимбә көнне Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында белдерде. Аерым алганда, киләсе атна башыннан кинотеатр, театр, цирк, концерт заллары, аквапаркларга эшләргә рөхсәт бирелә.

Башкортстанда яңа вирус 34 кешедә ачыкланган. Соңгы тәүлектә 172 кеше терелгән. Үлүчеләр турында мәгълүмат юк дип яза Русиянең стопкоронавирус сайты. Newsbash сайты Башкортстанда коронавирустан бер кешенең үлүен хәбәр итә. "Хәзерге вакытка республикада үлүчеләр саны 27 кешегә җитте" диелгән сайтта.

Русиядә узган тәүлектә 4 969 кешедә яңа төр коронавирус ачыкланган, 68 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 16 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 298 (+34) 6 227 (+172) 26 (+0)
Татарстан6 075 (+29) 4 954 (+4) 29 (+0)
Русия922 853 (+4 969) 732 968 (+3 557) 15 685 (+68)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG