Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштауда яңа бәрелешләр булды


15 август булган бәрелешләр
15 август булган бәрелешләр

Куштау итәгендә аны яклаучыларның саны арта. Берничә автобуста полиция хезмәткәрләре дә китерелде.

Башкортстанда Куштауны яклаучылар кичә туздырылган җәйләүне бүген кабат торгызды. Шулай ук шимбә көнне игълан ителгән өмәгә дип Куштауга килүчеләр саны арта. Бу хакта "Idel.Реалии"га анда яшәүче Эмил сөйләде.

"Мин хәзер Ишембай районының Үрнәк авылында. Монда полиция хезмәткәрләре тулган ике машина һәм өч автобус килә. Кешеләр бик күп. Ким дигәндә 500 машина төзелеп киткән", диде ул. Моны раслаган видеолар төрле социаль челтәрләрдә күрергә була.

Эмиль сүзләренчә, Стәрлетамак имамы Ришат Рафиков мөселманнарны низагта катнашмаска чакырган. Мөселманнар фетнәдән ераграк торырга тиешлеге белән аңлатыла.

Куштауны яклаучылар белән куәт оешмалары вәкилләре арасында бәрелешләр турында социаль челтәрләрдә видеолар да таратыла башлады. Таңсулпан Буракаеваның Facebook бите:

15 август Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Анда 50дән артык активист тоткарланды.

XS
SM
MD
LG